1 сентябрь көнне Булат һәм Энҗе Сруровларның икенче уллары туды (ФОТО)

“Молодежь Татарстана” газетасы баш мөхәррире Булат Сруров белән “Яңа гасыр” каналының элеккеге хәбәрчесе Энҗе Хөсәенованың (кыз фамилиясе) гаиләсе ишәйде. Көзнең беренче көне аларга икенче ир бала бүләк итте. Шатлыкны уртаклашырга дип тиз арада Энҗегә шалтыраттык. Бәләкәч йоклаган арада бәхетле әнигә берничә сорау бирдек.

- Энҗе, улыгыз кайсы балалар тудыру йортында дөньяга килде?

- Казан шәһәренең беренче балалар тудыру йортында. Авырлыгы 4250 кг, буе 58 см. Туганнар, дуслар “беренче сентябрьдә тугач, укымышлы булыр инде” дип шаярта (көлә).

- Исеме ничек булыр икән?

- Мансур. Исемне әтисе белән икәү сайладык. Дөресрәге, мин тәкъдим иткән исемнәр арасыннан Булат күңеленә ошаганын, яңгырашы белән фамилия һәм үзенең исеменә туры килгәненә тукталды.

- Икенче тапкыр әни булгач нинди хисләр кичердегез?

- Икенче тапкыр әни булган мизгелнең беренче секундында: “Аллага шөкер, балабыз сау- сәламәт, котылдым!” - дидем. Яныңда мышкылдап яткан төенчекнең нинди бәхет икәнен аңлау, күз яшьләре соңрак…

- Олы улыгыз энекәшен карарга ярдәм итәме?

- Сәет улыбыз энекәшен бик ярата. Бәби йоклаганда Мансур энем, дип яныннан да китми (көлә). Көнчелекнең эзе дә юк. Үзебез дә Сәеткә игътибарны киметмәскә тырышабыз.

- Балагыз кемгә охшаган?

- Мансур Сәет абыйсына охшаган. Ә Сәет әтисенең кечкенә копиясе.

- Улларыгыз сау-сәламәт, тәүфикълы балалар булып үссен!

- Рәхмәт!

 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
21.10.2011 16:57:23

Матур гаилә! Мин бу гаиләне беләм. Бәхетле булсыннар!

21.10.2011 03:40:05

Ах,мыштыбыйлар!)))Мине икенче балам белэн авырлы чакта кургэч, "Кара син моны,икенчегэ жыенган" дип бик аптыраган иде. Узлэре дэ не промах икэннэр. )))Исэнлек-саулык гаилэгезгэ. Балаларыгыз бэхетле, аталы-аналы,алтын канатлы булып тигезлектэ уссеннэр. Амин.

09.09.2011 11:53:39

Ак конлэшу белэн карыйм:) Бик матур гаилэ, бэхетле булсыннар!

09.09.2011 11:36:54

Бик бэхетле куренэлэр, куз тимэсен!!! Бэхетлэре гомерлек булсын!!! балалары соенечкэ булсын!!!

Последние комментарии