11 гыйнварга йолдызнамә

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Ниндидер җитди эшегез килеп чыгарга мөмкин. Аны башкарырга тотынгач, үзегезнең булдыра алганыгызга ышаныгыз, чит кеше ярдәм кулы сузса да баш тартмагыз.

Үгезбозау

Артык көч куймыйча да, эшегездә зур гына уңышларга ирешерсез. 

Игезәкләр

Эшегез күп, барысына да өлгерергә тырышыгыз. Ашыкмагыз, кәефегезне төшермәгез. Киресенчә оптимистлыгыгызны саклап, бүгенге көннең вакыйгаларын күтәреп чыгыгыз.

Кысла

Вак-төяк эшләрегезне башкаруыгыз мактаулы, ләкин, бу эшләр сезне алга илтми. Шуңа күрә планнарыгызны чынга ашыра башлап, зур максатларыгызга ирешергә кирәк.

Арыслан

Алдыгызда яңа уңышлы вакыйгалар көтелә, тик ашыгып барысын да бозып бетерә күрмәгез.

Кыз

Зур планнарыгызга бүген кагылмый торыгыз. Ял итеп, уйланып уздырыгыз бүгенге көнегезне.

Үлчәү

Вакытыгызны әрәмгә уздырмагыз, бүген күп кенә уңышларга ирешә алырсыз.

Чаян

Бүген кызыксындыра торган күп кенә тәкъдимнәр ишетерсез, сайланганда әйбәтләп уйлап бетерегез.

Укчы

Бүгенге көнегез гадәти рәвештә, тыныч кына узып китәр, артык борчулар, хәбәрләр көтелми.

Кәҗәмөгез

Бугенге көнгә артык планнар корырга ашыкмагыз, алар үзгәрергә мөмкин.

Сукояр

Булганына риза булып торыгыз, сез теләгән зур уңышлар вакыты җиткәч булыр.

Балыклар

Җитди сөйләшүләр көтелсә, үзегезне күрсәтергә туры килер. 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии