Бу атнага йолдызнамә

 

 

 

 

 

 

 

 


Кучкар

Кучкарларга бу атнада максатларына ирешер өчен шактый көч куярга кирәк булачак. Әмма нәтиҗә озак көттермәс. Шулай ук бу атнада сезне күп кенә очрашулар көтә. Алар сезгә яңа элемтәләр һәм танышулар табарга ярдәм итәр. Яңа танышларыгыз арасында җитди мөнәсәбәтләр корырлык кешене дә очрата алачаксыз. 

Үгезбозау

Үгезбозауларның эштә проблемалары туарга мөмкин. Хезмәттәшләрегез яки җитәкчегез белән мөнәсәбәтләрегез кискенләшер. Шуның өчен хәтта башка эш эзләргә мөмкинсез. Әмма мондый үзгәрешләр сезгә файда гына китерәчәк.

Игезәкләр


Игезәкләр йолдызлыгы астында туучыларны бу атнада шактый мәшәкатьле эшләр көтә. Өй һәм эш арасында йөгереп йөриячәксез. Яңа эш атнасы алдыннан ял көннәрен табигатьтә уздырсагыз әйбәт булыр.

Кысла

Бу атнада сез игътибар үзәгендә. Күп кенә кеше сезгә сокланачак. Вакытны озакка сузмыйча гына, җитәкчегездән хезмәт хакын арттыруны, яки югары дәрәҗәдәге эш урыны сорый аласыз. Шәхси тормышыгызда да барсы да яхшы булыр.

Арыслан

Күп кенә Арысланнар өчен бу атна тыныч үтәр. Эштә барсы да җиңел генә барыр. Шәхси тормышыгызда әлегә үзгәрешләр юк. Ялгыз булучылар икенче яртысын эзләүне дәвам итәр, парлылар исә вакытларын яраткан кешеләре белән үткәрер.

Кыз

Бу атнада Кызлар үзләренең автивлыгын күрсәтә алыр. Бу көннәрдә барлык куйган максатларыгызны тормышка ашыра алырсыз. Сезнең активлыкны күреп, туганнарыгыз, хезмәттәшләрегез үзләренең проблемалары белән бүлешер, ярдәм сорар. Әмма сез әдәпле генә юк дип җавап бирегез.

Үлчәү

Бу атнада йолдызлар сезгә күбрәк ял итәргә һәм үзегезгә ошый торган эш белән шөгыльләнергә киңәш итә. Шулай ук барлык проблемаларыгызны, мәшәкатьләрегезне онытып, сәяхәт итсәгез, яисә бакчада ял итсәгез әйбәт булыр.

Чаян

Бу атнада сезгә күбрәк дусларыгыз белән очрашырга киңәш ителә. Чөнки сезгә аралашу җитми. Төрле күңел ачу урыннарына, дискотека, кафега, кинога барсагыз әйбәт булыр.

Укчы

Бу атнада сезнең күптәнге хыялларыгыз, планнарыгыз тормышка ашар. Бу исә үз-үзегезгә ышанычыгызны арттырыр. Якыннарыгыз да сезне шатландырырга тырышыр.

Кәҗәмөгез

Бу атнада сез белем дәрәҗәгезне сәяхәт итеп, яисә тарихи урыннарга барып арттыра алачаксыз. Шулай ук шушы арада танышкан кешеләргә игътибар белән карагыз, күзәтегез. Чөнки шуларның берсе белән сез якыннан аралаша башларсыз.

Сукояр

Шушы арада мәхәббәт хисләре кичерерсез. Әмма ул кыска вакытлы гына булачак. Шуның өчен мондый мәхәббәт романнарына игътибар бирмәгез.

Балыклар

Бик нык эшкә чумганга күрә, икенче яртыгыз белән гел бәхәсләшерсез. Әмма барсын да тыныч кына хәл итәргә тырышыгыз. Ял көннәрен яраткан кешегез белән үткәрегез. Бу сезнең мөнәсәбәтләрне җайлап җибәрер.  

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии