2015 елга йолдызнамә

Кәҗә елы астрологлар фаразлавында.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Кучкарлар өчен Кәҗә елы яхшы, хәтта ки уңышлы ел булып истә калачак. Бу аеруча финанс мәсьәләләренә һәм профессиональ эшчәнлеккә карый. Йолдызлар акчагызны җыеп барырга, аларны шикле чараларга тотарга яки инде кирәккә-кирәкмәгәнгә сарыф итмәскә киңәш итә. Мәхәббәт өлкәсендә дә барысы да тәртиптә булачак.

Үгезбозау

Ел дәвамында үгезбозауларны җитди сынаулар көтеп тора, ә алардан сез җиңүче сыйфатында чыгачаксыз. 2015 ел яңа танышуларга да бай булачак, аларның берәрсе исә җитди мөнәсәбәтләрнең башлангычы да булмагае. Акчага килгәндә, булачак керемнәрегезне начар дип булмый. Кайбер үгезбозаулар эш урыннарын алыштырыр. Сәламәтлегегез зарланырлык булмас, тик менә дөрес тук­ланмаган очракта, ашкайнату системасы борчып ­алырга мөмкин.

Игезәкләр

Игезәкләр йолдызлыгы астында туганнарга 2015 елда, алга куйган максатларына ирешү юлында, бик күп эшләргә туры киләчәк. Йолдызлар сезне көтелмәгән һәм планлаштырылмаган киртәләр алдында калдырырга теләр. Тырышып эшләүчеләр һәм хуҗаларына тугры калганнарга әҗере булмый калмас – алар карьера баскычыннан берничә баскычка югарыга күтәреләчәк. Ә аның өчен иң уңышлы чор – җәй ахырыннан ноябрь аена кадәр.

Кысла

Кәҗә елы сезнең өчен бик катлаулы булырга охшаган. Зур проблемаларга юлыкмас өчен, аларны үз вакытында чишеп барырга кирәк. Бу елда кыслаларга акчаларын шикле алыш-бирешләргә тыкмаска киңәш ителә, югыйсә зур күләмдәге суммалардан колак кагуыгыз бар. Карьера мәсьәләсендә дә кыслаларга ансат булмаячак, ни өчен дигәндә, эштә җитәкчелек белән дә, хезмәттәшләрегез белән дә сүзгә керүегез бар. Бер генә юанычлы нәрсә – сәламәтлегегез сезне борчымаячак.

Арыслан

Арысланнар бу елда үзләрен бик иркен тотар. Киләчәктә җитди керемнәр китерәчәк яңа проектларга алынырсыз. Күңелле сәяхәтләргә чыгарсыз, шулай ук яңа танышлар табарсыз. Шул ук вакытта эш урыныгызда сездән көнләшүчеләр дә табылыр, үзләре өчен уңайлы вакытта алар «таяк тыгарга» гына торалар. Яңа «языла» башлаган мәхәббәт романнары дәвамлы булырга охшамаган.

Кыз

Куелган максатларга ирешү юлы бормалы булса да, тормышыгызда күңелле вакыйгалар аз булмаячак. Бөтен кызлар да күп эшләячәк һәм үз эшләренә бик җаваплы караячаклар, аның нәтиҗәсе исә озак көттермәс. Март-июнь аралыгы иң акчалы чоры буларак истә калыр. Акчалары булганнарга күчемсез милек алып кую киңәш ителә. Сәламәтлеккә килгәндә, травма алу куркынычы аеруча зур.

Үлчәү

Тормышыгыз вакыйгаларга бай булачак. Карьерада шулай ук уңышка ирешү мөмкинлеге зур булыр кебек, бигрәк тә оештыру сәләтен күрсәтә белүчеләргә. Матди хәлегезне яхшыртырсыз. Ялгыз үлчәүләр баштанаяк гашыйк булып, шул романтик хисләр дулкынында иҗади сәләтләрен ачачак. Ел башында (өч аенда) травма алу куркынычы яный.

Чаян

Тормышыгызда уңай үзгәрешләр күп көтелә. Бизнеста һәм финанс өлкәсендә иң уңышлы елыгыз булмагае. Йолдызлар үз эшегезне ачарга киңәш итә. Кесәгез акча белән тулып торса да, аны күпләп сарыф итүдән тыелып торыгыз. Яңа танышулар, романтик очрашулар күп булса да, башыгызны артык югалтырга кирәкми. Тормышта булганнарга, көнләшүләре аркасында, парларын югалту куркынычы яный.

Укчы

Укчыларга эшлекле элемтәләр булдыру мөмкинлеге туар. Моны кулларыннан ычкындырмаганнарның ел ахырында абруйлары күтәрелер. Апрель-июль аралыгында көтелмәгән урыннан акча килеп керер. Ел ахырында исә укчылар якыннарыннан кыйммәтле, шул ук вакытта көтелмәгән бүләк алачак. Өйләнешергә теләүчеләргә астрологлар җәй ахыры-көз башында кавышырга тәкъдим итә.

Кәҗәмөгез

Хәерле үзгәрешләр көтә. Алар шулай ук тормышны башкача бәяләргә, күп кенә ситуацияләргә фәлсәфи күзлектән һәм оптимистларча карарга өйрәтер. Яз айларында эш күп булачак, аның каравы җәйгә ял итәргә вакытыгыз иркен калачак. Акча мәсьәләсендә елның беренче яртысы күпкә уңышлырак булыр. Елның беренче дүрт аенда ялгыз кәҗәмөгезләр үз тиңнәрен очратыр. Ел ахырында инде күбесе өйләнешеп тә куяр.

Сукояр

Ниһаять, иҗади өлкәдә генә түгел, шәхси тормышта да тулы гармония сизәрсез. Эштә барысы да әйбәт булачак, иҗади өлкәдә хезмәт куючылар яки идарә эшчәнлеге белән шөгыльләнүчеләр өчен ел тагын да уңышлырак булачак. Ел ахырында акча мәсьәләсендә сезне алдарга теләүчеләр табылыр, шуңа да сак булыгыз. Мәхәббәттә сез беркайчан да булмаганча, бик актив, андыйлар исә үз парларын тиз табачаклар. Табибларга йөрергә яратмаучылар, берәр хәл була калса, һичшиксез сырхауханәгә йөгерсен, югыйсә сәламәтлегегезне куркыныч астына куюыгыз бар.

Балык

Күп кенә балыкларны зур перспективалар көтә. Соңгы берничә елда тырышып та булдыра алмаганга алар бер елда ирешәчәк. Тирә-юньдәгеләр арасында абруегыз да күтәрелер. Йолдызлар җаваплы эшләргә алынудан курыкмаска куша, уңыш һичшиксез сезнең кулда булачак. Нинди генә четерекле очракка юлыксагыз да, дуслар ярдәменә ышанмагыз.

Чыганак: "Шәһри Казан" газетасы

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии