2018 елда йолдызлар нәрсә вәгъдә итә?

Кучкар
Бу ел сезнең өчен – карьера үсеше, үзгәрешләр чоры. Бернәрсәдән дә курыкмыйча, җиң сызганып эшкә тотыныгыз. Тырышлыгыгызга карап, кесәгез дә калынаер. Тиз кабынып китү, туры бәреп әйтү кебек сыйфатлардан да арынырга туры килер. Алар сезнең карьера үсешенә киртә булып торачак.
 
Үгезбозау
Сезнең өчен тыныч, уңышлы ел. Тормышыгызның һәр минутыннан ләззәт алып яшәгез. Барлык хыялларыгыз да тормышка ашачак. Хәтта авыр вакытларда да сезгә читтән ярдәм килеп торыр.
 
Игезәкләр
Бик күп эшләргә туры киләчәк. Күңелегезгә ятыш, ораторлык мөмкинлекләрен кулланып була торган эш сайлагыз. Сезгә, һичшиксез, уңыш елмаер. Берьюлы бөтен нәрсәне колачларга теләп, башлаган эшегезне җиренә җиткермәү куркынычы бар. Шуңа да бер эштән икенчесенә сикереп йөрмәгез.
 
Кысла
Бу – ирек елы. Тормышыгызны тамырдан үзгәртергә омтылачаксыз. Уңышсызлыкка очрап, төшенкелеккә бирелмәгез. Ел дәвамында уңыш белән уңышсызлык чиратлашып торачак. Моңа гаҗәпләнмәгез, чөнки быел сез үзегезне яңа өлкәдә сынаячаксыз. Элек хәл ителмәгән мәсьәләләр быел да калкып чыгарга мөмкин, аларны вакытында чишегез. Киләсе елларга да койрык булып йөрмәсен.
 
Арыслан
Сезнең өчен уңышлы ел. Ләкин бер шарт – башкаларга игътибарлы булырга, янәшәдәгеләрне рәнҗетмәскә кирәк. Авырлыклар килсә, кулыгызны төшермәгез. Быел үзегезгә хас мин-минлекне онытып торырга туры килер. Бу якыннарыгызга гына түгел, сезгә дә зыян сала.
 
Кыз
Җаваплы, хәлиткеч карарлар кабул итә торган ел. Проблемалар үзеннән-үзе хәл ителмәячәк, аларны үз вакытында чишегез. Ниндидер кискен үзгәрешләр ясамагыз. Узган елда ирешкән уңышларны ныгыту вакыты. Иҗат белән шөгыльләнегез, яңа белем алыгыз.
 
Үлчәү
Карьера һәм финанс мөмкинлекләре елы. Үз максатыңа ирешүчәнлек, авырлыклар белән йөзгә-йөз очрашудан курыкмау елның төп коралы булачак. Тормыш турында төптән уйлый башлаячаксыз. Элек кулдан киткән мөмкинлекләр сезгә кабат кайтачак. Дуслар, якын кешеләр хыянәтен кичерергә мөмкинсез. Гаилә белән эш арасында яначаксыз.
 
Чаян
Тормышыгызда хәлиткеч борылышлар көтелә. Карьерагыз чәчәк атачак. Дуслар, гаилә белән мөнәсәбәттә зур сынаулар көтелә. Көнчелек хисе дә көчле булыр. Аны уңай якка борырга тырышыгыз. Әйтик, бу үзегезне яхшы якка үзгәртү өчен бер этәргеч булсын. Быел сезгә ялгызлыктан качарга кирәк. Фикердәшләр, дуслар табарга тырышыгыз.
 
Укчы
Сезнең өчен бу – мәхәббәт елы. Шәхси тормышыгызны җайга салыгыз, яңа романтик мөнәсәбәтләргә баштанаяк чумыгыз. Инде гаилә корган укчыларга йолдызлар тормыш иптәшенә яңача карарга киңәш итә. Шул вакытта хисләрегез тагын да дөрләп янып китәчәк.
 
Кәҗәмөгез
Эт елы сездән әйдәп баручы – лидер булуыгызны сорый. Стандарт булмаган фикер йөртергә туры киләчәк. Эт – аралашучан йорт хайваны, үз эчегездә бикләнеп утырмагыз. Елның беренче яртысын мөһим эшләргә багышлагыз, соңыннан шуның уңышларын алырсыз.
 
Сукояр
Бу сезнең иҗади уңыш чоры. Дисциплина беренче планда торырга тиеш. Төрле тәҗрибәләрдән курыкмагыз. Эт гадел, җаваплы, актив кешеләрне ярата, пассив булмагыз.
 
Балык
Иске дус яңасыннан яхшырак, диләр – шуны онытмагыз. Хезмәттәшләрегез, гаиләгез белән мөнәсәбәтләрегезне яхшыртыгыз. Романтик маҗаралар да күп булачак. Гаиләне ныгыту, бала табу өчен уңышлы ел.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии