24 февральгә йолдызнамә

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Сез бүген аеруча матур булырсыз! Тышкы кыяфәтегез генә түгел, сөйләшүегез, эшләгән эшегез матур булыр!

Үгезбозау

Кеше сүзенә игътибар итмәгез. Сез үзегезгә нәрсә кирәк икәнен яхшы беләсез, юлыгыздан тайпылмыйча, туры гына барыгыз.

Игезәкләр

Үзегезнең булдыра алганыгызга үзегез шатланып, шул ук вакытта аптырарсыз да. Кулыгыздан бар эш килә, бөтен җирдә сезне уңыш көтә!

Кысла

Кинәт кенә кайбер зйткән сүзләрегез, эшләгән эшләрегез өчен оят булып китәргә мөмкин, тик кайгырмагыз - барлык хаталар да безгә тәҗрибә генә өсти. 

Арыслан

Сез һәрвакыттагыча туры сүзле булырсыз. Бүген сезнең сүзегезгә күп кеше колак салыр.

Кыз

Кемнең дус, кемнең икейөзле кеше икәнен тиз арада аңларга тырышыгыз.

Үлчәү

Курыкмагыз. Нинди дә булса сорауда аптырап, туктап калгансыз икән, тиз арада файдасын һәм зарарын чагыштырып карагыз да, тиешле фикер кабул итегез.

Чаян

Сәламәтлегегез белән шөгыльләнеп алырга кирәк. Иренмичә көнегезне зарядкадан башлагыз.

Укчы

Якыннарыгыз сүзенә колак салыгыз. Алар сезгә зыян килүен теләми.

Кәҗәмөгез

Яныгызда сатлыкҗан булырга мөмкин, сак булыгыз. Үзегезне дөрес күрсәтә белсәгез, файдасы тияр.

Сукояр

Көнегезне тыныч үткәрергә тырышыгыз, зур мәҗлесләрдән баш тартып торыгыз бераз.

Балыклар

Барысы да сезнең кулда! Кайбер очраклар белән дөрес файдалана белсәгез, файдасы булачак!

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии