25 елга беренче тапкыр Салаваттан кем фатыйха сораган?

Бу кеше - Салават Фәтхетдиновның укучысы Рифат Зарипов. Рифат: "Дүрт ел уку дәверендә бөтенләй диярлек күрмәдек үзен. Ә дәүләт имтиханына килде, һәр студенттан: “Кая барасың? Кем буласың?” дип сорап чыкты. “Оренбург юләре, син кая җыенасың?” – ди бу миңа."

Соңыннан Салават бу "Оренбург юләрен" үзенә эшкә ала. Рифат анда 4 ел эшли. Әмма сольный карьера ясарга теләп, төркемнән китергә ниятли һәм укытучысына кереп рөхсәт сорый. Зәкиеч аны тыңлап тора да болай ди: "25 ел сәхнәдә эшләү дә­ве­ремдә, яныма килеп, фатыйхамны алып, сорап китүче юк иде әле. Хатын белән балалар гына минем күңелгә керә белә. Чит кешеләргә – ике катлы Кытай стенасы. Ә син, Оренбург мишәре (Рифат үзе мишәр булмаса да, җырчы никтер шулай дип әйтергә ярата), шул стенага сикермичә,  астан гына  юл табып, күңелгә үттең. Син хәзер минем улым сыман инде”.

Рифат Зарипов белән тулы интервьюны "Акчарлак"тан укыгыз.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
13.07.2013 22:42:36

Салават эйтсэ,эйтэ инде)

Последние комментарии