32 яшен тутырган Салават Миңнеханов әле дә өйләнергә җыенмый (ЭКСКЛЮЗИВ ИНТЕРВЬЮ)
- Салават, иң беренче чиратта ихластан тәбриклибез сезне. Туган көн, тормыш бәйрәмен, гадәттә, ничек уздырасыз?
- Мин туган көнне гадәти генә үткәреп җибәрәм, купшы бәйрәмнәр ясап, кунаклар җыйганым юк. Кем котларга тели, шулар үзләре килә. Ә зур пафос белән, рестораннарда утырып, салют аттырып үткәргәнем юк.
- Димәк, быел да шулай тыныч кына үткәрәчәксез?
- Әйе, иң якын дуслар, туганнар алар чакырганны көтми, үзләре килә. Дөресен генә әйткәндә, бәйрәм итеп йөрергә вакыт та юк, эш күп чак.
- Эш дигәннән, сез хәзер җитәкче кеше. Азнакай районының мәдәнияте өчен җаваплы. Бу эшегезне яратасызмы?
- Әлеге эшем миңа бик ошый. Моңарчы үземдә туплаган барлык һөнәрләремне, мөмкинлекләрне шунда җигә алам, шул эштә үземне тулысынча ача алам. Күңелемә хуш килә. Минем өстә авыл клублары, алар 40тан артык, әлегә аларда ремонт эшләре алып барабыз, шулай ук музейлар, китапханәләр өчен дә җавап бирәм.
- Җитәкләү – җитди эш. Төп ярдәмчеләрегез, киңәшчеләрегез кем?
- Безнең команда бик яхшы. Монда үз вазыйфаларын төгәл үтәүчеләр җыелган. Өстәвенә алар һәммәсе дә инициативалы. Бер сүз белән әйткәндә, үз эшләренең осталары. Ә эш яхшы барсын өчен тагын нәрсә кирәк инде?!
- Эш тә, эш дибез, ә иҗатыгызга килгәндә хәлләр ничек? Яңа җырлар яздырырга, клиплар төшерергә вакытыгыз каламы соң? Казан белән элемтә өзелмиме?
- Иҗатка вакыт аз кала шул. Бөтенләй җитми дисәк, дөресрәк булыр. Мин җырчы кеше буларак, моңа бик сусыйм, җырлыйсым килә. Әле менә “Татар радио”сының 10еллыгында чыгыш ясадык. Бик рәхәт булды.
- Салават, егетләр 30га җиткәч тормышларына берникадәр нәтиҗә ясый, өйләнмәгәннәре гаилә кора. Ә сезгә 32 яшь - сез әле буйдак. Өйләнү турында уйлыйсызмы, йөргән кызыгыз бармы?
- Әйе, яраткан кызым бар. Тик әлегә өйләнү дип план корганым юк. Гаилә, бәби алып кайту – алар план буенча эшләнмидер инде, язмышта ничек язылган - шулай буладыр.
- Чыннан да, сәгате суккач барысы да булыр, шулай бит. Ә әлегә сезгә эшегездә зур уңышлар, тормышыгызда күп сөенечләр, янәшәгездә тугъры дуслар теләп калабыз! Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт!
Комментарии
и купме утырды инде ул житэкче булып
Салават!язмыштан котеп ятмагыз,планлаштырыгыз,тэвэккэллэгез.тормыш иптэшегез булу сезгэ берникадэр дэрэжэ дэ остэр.сезнен бит инде балаларыгыз жырлап йорергэ тиеш бу яштэ.
Әти -әнисе бик җитди кешеләр.Әнисе республика күләмендә узган "Иң яхшы мәдәният йорты директоры" конкурсында җиңгән иде.Терекөмеш кебек уйнап тора.Салават та шушы алмагач төбеннән.Иншалла,бөтенесе дә бер көнне булмый,ул да якташларын шатландырыр әле.Көтәбез!Бирешмә,Салават,киләчәк синең кебекләр кулында!Унышлар юлдаш булсын!
Саранлыгы йозенэ чыккан,туган конен уздырырга акча жэлли дусларына,туганнарына.Житэкче буларак мин аны курмим.Салават кебеклэр житэкче була алалардыр дип уйламыйм,слишком хыялый бит ул....
клиплары бик матур бу жырчынын - тагын кубрэк тошерсен иде.