Əнвәр Нургалиев: "Җитди дип уйламадык, бинт белән урап куйдык, ә кул үсүдән туктаган..."

Башкортстан тамашачысы өчен Әнвәр Нургалиев күптән танылган җырчы булса да, Татарстан өчен ул – яңа исем. Әмма күрше республика халкы да аны шундук яратты һәм Әнвәр бүгенге көндә Татарстан районнары буйлап тулы заллар белән концерт куеп йөри.
- Әнвәр, исәнмесез! Хәлләрегез ничек?
- Аллага шөкер, бар да яхшы! Гастрольләрдә без. Ике атна буе Татарстан буйлап йөриячәкбез.
 
 
- Гастрольләр вакытында гаиләгезне сагынасыздыр?
- Əлбәттә! Аеруча кызымны. Элина белән безнең аңлатып бетергесез мәхәббәт. Һәрвакыт смс язышып, шалтыратышып кына торабыз. Мин өйдән иртән-иртүк чыгып китәм икән, ул уянып чыга, мине озата. Мин төнлә кайтсам, аның янына кереп, үкчәләренә кадәр үбеп чыгам. Инде буй да үсте, быел 6нчы сыйныфка керде, тик барыбер ул минем өчен бәләкәй кызчык. Аны бер кочаклап үбү барлык проблемалардан да арындыра.
 


- Артык яраткач, артык очындырасыздыр да әле?
- Юк, кирәк-яракларына, кесә чыгымнарына гына акча бирәм. Артык кыйммәт әйбер сорап йөдәтми ул. Кечкенә чагында күпне күрде балакай, чыныккан бала ул. Элинаны кечкенәдән “Син – иң яхшысы”,- дип үстердек. Язмыш аның алдында яшь ярымлык чагында ук авыр сынау куйды.
 
Ул көн әле кичәгедәй хәтеремдә. Концертка әзерләнеп йөрим, Ирина костюмны үтүкләде дә, аш-су бүлмәсенә кереп китте. Сүнгән, әмма кызып торган үтүк өстәлдә калган. Элина әнисенең ни эшләгәнен кабатлыйм дип, ике куллап үтүкне күтәреп алмасынмы?! Кул учы пешкән кызым, авыртуга түзә алмый, үкси-үкси елады. Башта без моны бик җитди пешүдер дип уйламадык, бинт белән урап куйдык та, икенче көнне табибка бардык. Шул көннән төн йокылары онытылды: реанимация, операцияләр, дәвалану курслары... Тәүге операция уңышсыз булды: Элинаның кулы үсүдән туктады. Тәҗрибәле табиблар табып, икенче операция ясалды. Шуннан соң, күзгә күренерлек җәрәхәт урыннары калса да, кулы үсә, бармаклары эшли.
 
Тире күчереп утыртылгач, эзе нык күренә. Кайчагында балалар аны үпкәләтергә теләп, “Синең кулың ямьсез”, - диләр. Элина алар алдында үпкәләгәнен, кәефен төшергәннәрен бер дә күрсәтми, ә өйгә кайткач елый. Характеры нык. Бу сынау тормыштагы иң авыр вакыт булып калсын иде дип телим, бу кадәр борчуларны беркемгә дә теләмим.
 
"Ник кызың турында гына сөйлисең?” – дип сорадылар әле. Әллә, шулай чыга. Югыйсә, улым белән дә горурланам. Ул – спортчы, көрәш белән шөгыльләнә.
 

- Əти кеше - кызына, әни улына якынрак диләр бит...
- Əйе, һәр әти кызына карата шундый мөнәсәбәттәдер дип уйлыйм. Яңа җыр яздырсам да, тәүдә аңа тыңлатам, минем өчен аның фикерен ишетү бик мөһим.
 
Кайда гына барсам да, Элинага сумка алып кайтам. Уенчык аю белән сумкалар коллекциясен җыя ул. Аюларны күпчелек концертларда бүләк итәләр, ә сумкаларны, зәвыгына туры килгәнен, кибетләрдә эзләп йөрим.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии