50 яшьлек Габделфәт Сафин көненә сигезәр чакрым җәяү йөри, ә 90 яшьлек әтисе көн саен утын яра

Габделфәт Сафинга 50 тулды. Ә әтисе Габдрахман абыйга 90. Икесе дә егет. Икесе дә сәламәтлекләрен кайгыртып яши бирәләр. Бу турыда җырчы “Акчарлак” газетасына сөйләгән.

Габделфәт Сафин:

- Үз өстемдә күпме эшләвемне үзем генә беләм. Соңгы елларда күбәйгәннән күбәя ул эшләрем. Нинди яшәү рәвеше алып баруы кешенең эш-гамәлләреннән, йөзеннән дә күренә. Менә хәзер мин тренажерлар залыннан килдем. Ләкин анда көн саен йөрмим, сәламәтлегемне өйдәге “беговая дорожка”да ныгытам. Һава торышы яхшы булганда, Нагорныйдагы йортыбыз янындагы басуда ике сәгать жәяү йөрим. Көненә сигезәр чакрым атлаган чакларым да бар. Руль артында күпме вакытны үткәрсәм, җәяү дә шул хәтле үк йөрергә кирәк дигән ниятем бар иде.

Уфага гастрольләр белән барсак та, андагы администраторым миңа коттедж алып куя. Чөнки шәһәрдәге кунакханәләр тирәсендә табигать, йөрергә мөмкинлек юк. Җәяү йөргәч, баш миенә дә ачыклык килә, рухи күтәренкелек формасы да әнә шул! Зәңгәр күл дә онытылмый. Көн саен 15-20 минут бассейнда йөзәм, өемдә бассейн бар. Аның температурасын 25 градус итеп тотам, шуннан арттырмыйм. Нагорный белән Дәрвишләр бистәсе арасында кышын чаңгы юлы ясыйлар, шунда кыш буе чаңгы шуам.

Быелга хәтле әле бер гөмбәне дә танымый идек, чебен гөмбәсен дө рәсемнән генә күреп белә идем. Бу көзне профессиональ гөмбәчеләргә ияреп, 3-4 төрле гөмбә җыйдык, аларны танып белергә өйрәндек.

- Әтиегез Габдрахман абый исән-саумы?

- Әтигә быел 90 яшь тулды. Сәламәтлек өчен кирәк дип, көн саен әз-әзләп утын яра. Ул утынга беркемне тидерми, үзе генә тәмләп эшли. Атнага ике тапкыр мунча ягып керә, әле менә өч чиләк бәрәңге утыртып, 15 чиләк алды. Карлыган куакларын һәр баласына бүлеп бирә, баланны үзе җыя. Кайчы да гомер буе өйнең бер урынында эленеп тора безнең. Әле хәзер дә бөтен футболчы, хоккейчыларны белә. “Башваткыч” тапшыруын калдырмыйча карап бара, “Акчарлак”та хата күреп алса, шундук безгә шалтыратып әйтә. Репрессиягә эләккән, ике тапкыр тоткынлыктан качкан, Муса Җәлилне күргән, Җиңүне Берлинда каршылаган кешеул. Кыскасы, әтиебез - аяклы энциклопедия.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
18.10.2012 12:32:01

90 яшьлек атаң утын ярса,сигез чакрым түгел,егерме чакрым прогулка ясасаң да була.

Последние комментарии