6 сәгатьлек тамаша һәм буш урыннар: быелгы «ТМТV» премиясе турында 10 кызыклы факт

1. Һәрвакыт концерт ахырында җырлый торган Elvin Grey бу юлы тамашаны ачып җибәрде һәм елның иң популяр җырчысы булып танылды.
 
2. Кызыл келәмнән 70тән артык җырчы узды.
 
3. Тамашада алты алып баручы иде. Алар сәхнәгә өчәрләп, өчәрләп чыкты. Беренче өчлектә – Гөлназ Сәфәрова, Айваз Садыйров һәм Айрат Ильясов иде. Икенчесендә – Иркә, Рифат Зарипов, Рамил Шәрапов.    
 
4. Хатын-кыз җырчыларның күбесе костюм-чалбарда чыгыш ясады.
 
5. Быел яңа төрле номинацияләр күп. Шуларның берсе – «Эстраданың поп-принцессасы». Əлеге номинациянең җиңүчесе – Азалия Зиннәт. 
 
6. Elvin Grey белән Ландыш Нигъмәтҗаның прическалары охшаш иде. 
 
7. Тантанада барлыгы ирле-хатынлы җиде дуэт катнашты. 
 
8. Залда буш урыннар күп иде. 
 
9. Тамаша алты сәгатьтән артык барды.
 
10. «Татар җыры»нда Салават Фәтхетдинов ике ел рәттән катнашмагач, ТМТV премиясен тапшыру тантанасында чыгыш ясаячагында да тамашачы икеләнгән иде. Концертны ул – эстрада мэтры тәмамлады. 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии