70 килодан 40ка калган Дәниф Шәрәфетдиновка үлемне җиңәргә нәрсә ярдәм иткән?

Хәния Фәрхи белән җырлаган егет 2000 елда авариягә эләгә. Шул һәлакәттән ул урын өстендә ятуга кала, 2 группа инвалидлык ала. “Ходайдан ярдәм сорап, үз-үземне кулга алып, “истерика”ларны бетереп, яшәү өчен көрәшә башладым. Якыннарымның күз яшьләрен күрү ялкытты. Миңа карап, сулган чәчкә кебек саргая ук башладылар. “Болай итеп кеше күзенә карап ятып булмас, тор Дәниф”, – дип үземне аякка бастырдым”, – ди җырчы.

Шушы хәлләрдән соң 70 килолы төз һәм таза Дәниф 40 килога калган. Әмма яшәү көчен, рухын югалтмаган. Моның өчен ул якыннары, туганнарына рәхмәтле. Хәзер Дәниф Шәрәфетдиновны хәтта сәхнәдән дә күрергә мөмкин. Әмма авария турында ишетмәгән тамашачылар аны мондый хәлдә күргәч, шок кичерә ди.

Дәниф белән Хәния бик үк матур аерылышмаган, дигән сүзләр йөри. Чынлыкта ничек булганын Дәниф Шәрәфетдинов “Акчарлак” газетасына үзе сөйләде: http://акчарлак-газета.рф/tt/node/290

 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
30.06.2013 19:34:42

Безнең халык кайгыртучан, җылы сүзгә юмарт түгел икәненә тагын бер кат инандым. Бу язма "Иң күп укылган " язмалар рәтендә булса да, ник берсе авыр хәлгә тарыган Дәнифкә бер җылы сүз әйтсен дип уйлап йөри идем, ниһаять, олы күңелле бер зат - Алия килеп чыкты. Заманында Дәниф бик күп концертларда катнашып, үзенең матур, җаннарны эретерлек тавышы белән күпме тамашачыны куандырды бит югыйсә. Ә бер рәхмәт, бер җылы поддерҗка сүзе җиткерергә ялкауланабыз. Эх татар, татар...

29.06.2013 23:10:28

Дэнифкэ саулык-салэмэтлек,унышлар,гаилэ бэхете бирсен Раббыбыз.Мондый хэл килеп чыгуы турында беренче ишетуебез.Нык бул Дэниф!Молодец!

23.06.2013 00:16:21

Дәниф, Аллаһы Тәгалә сиңа тән сәламәтлеге, күңел тынычлыгы, гаилә бәхете биреп, ике дөнья бәхетенә ирештерсен. Тавышың матур, талантың бар, шулай да гел җыр белән генә чикләнмә, 5 вакыт намазга басарга тырыш, намаз ияләренең догалары кабул була. Төнлә өстәмә 2 рикәгать намаз укып догалар кыл, үзең, гаиләң өчен сора, Аллаһы Тәгалә юмарт бит ул. Син бу моңлы тавышың белән Коръән укысаңмы...

Последние комментарии