70 яшьлек Ренат Ибраһимовның тугызынчы баласы да мунчада туармы? (ӘҢГӘМӘ)

Ренат Ибраһимовның хатыны Светлана бәби көтә! Алла боерса, быел яз җырчының тугызынчы бәбие якты дөньяга аваз салачак.
- Ренат абый, кемне көтәсез?
- Без бит УЗИ ясатмыйбыз, ул бик начар әйбер. Малай булыр кебек, хәтта Əхмәт исемен дә сайлап куйдык. Исемнәрне хатын белән киңәшләшеп уйлыйбыз. Шәхсән үзем дини, тарихи исемнәргә өстенлек бирәм. Атилла улыбызның исеме Болгарның легендар патшасына багышланган. “Исеменә – җисеме”, - диләрме әле? Менә ул үзен патша кебек тоя да: гел аныңча гына буларга тиеш, - ди бәхетле әти.
 
- Улкадәр күп баланы тәрбияләү кыен түгелме соң?
- Балаларны тәрбияләргә күп көч сарыф итәсе түгел бит ул. Аларга карата яхшы үрнәк булырга гына кирәк. Сүз белән аңлату күп очракта файдасыз. Балалар безнең һәр кыланышыбызны карап торып, аннары кабатлыйлар – без генә моңа артык игътибар итмибез.
 
Ренат Ибраһимовның иң өлкән кызы Надеждага 50 яшь, ул Франциядә яши. Җырчының барлыгы сигез баласы бар. Ә өченче никахта узган елны гына дүртенче сабые туды. Ни өчен дүрт санында гына туктамаганнар дисезме? Ренат Ибраһимов фикеренчә, “Семья” сүзенең тәрҗемәсе – 7 кеше, димәк, гаиләдә әти белән әни һәм биш бала булырга тиеш.
 
Җырчы фикеренчә, бала табу өчен иң шәп урын – ул мунча. Мөгаен, тугызынчы баласы да нәкъ мунчада туар. Моның хакта ул үзенең китабында болай дип яза: «Бала табу өчен иң кулай урын - мунча, чөнки биредә өч «т» бар. Беренчедән, «тепло»; икенчедән, «тихо»; өченчедән, «темно». Сигез бала атасына ышаныгыз, бу уңайлыклар замана хастаханәләренең берсендә дә тәэмин ителмәгән. Хатыным Светлананың тулгагы башлангач, бабай яккан мунчага киттек (бабай - Светлананың әтисе, миннән ун яшькә яшьрәк ул). Кабартылган балалар бассейнына җылы су агыздым. Алдан сөйләшеп куелган акушерны чакырдык. Кендек кисәргә дип аптектан кайчы һәм кендек бәйләр өчен теш җебен дә алдан алып куйган идем.
 
Дөньяга аваз салырга да өлгермәгән сабыйның башын борып куялар, шунлыктан муенга зыян килә. Борынгы Римда коллар тугач, шулай итә торган булганнар. Адәм баласы башын югары күтәреп йөрмәсен, үз фикере булмасын, гавамнан аерылып тормасын өчен шулай эшләнелгән. Совет табиблары да бу алымны кулланганнар. Гинекология һәм акушерлык практикасында әлеге әмәл остаздан шәкерткә күчә-күчә дәвам итә... Россия сабыйлары берничә ай башын тоталмый бит. Олы кешеләр баш өянәгеннән интегә. Һәммәсе дә – шушы “муен бору” аркасында. Ә безнең Мәрьямебез тугач ук, башын тотып тора иде инде».
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии