8 Мартка нәрсә буләк итәргә?

Киләсе атнага язның иң матур бәйрәмен – 8 Мартны билгеләп үтәчәкбез. Ир-атлар сөеклеләрен хәзердән үк нинди бүләк биреп сөендерергә икән дип баш вата торгандыр.
Ел саен бер үк әйберне биреп булмый, фантазия дә чамалы гына булса, эшләр хөрти. Акчага да бик бай чак түгел икән, бу вакытта проблема тагын да катлаулана. Әмма бәйрәм бүләксез дә булмый, ә нәрсә бүләк итәргә?
 
Акча бирүнең бер гаебе дә юк. Тик аны матур итеп тапшырырга гына кирәк. Әйтик, аны берәр матуррак шкатулкага яки бер кечкенәрәк кенә банкага конфетлар белән бергә төреп салырга, йә булмаса акчадан букет ясап бирергә була.

Яхшы сумка, акча янчыгына да битараф түгел гүзәл затлар.

Ресторанга чакырыгыз. Аңа кадәр театр яки кинога бару да комачауламый.

Хатыныгызның нинди бүләк көтүен үзеннән дә сорарга була, әмма ул инде сюрприз түгел, аның каравы үзенә ошаган бүләк.

СПА-салонга сертификат.

Кул эше белән кызыксынучыларга мастер-класска сертификат.

Билгеле брендның косметикасы.

Кул сәгате.

Автомобиль аксессуары.

Ювелир эшләнмә.

Хатыныгызның тукымада ясалган портреты. Фотосурәт махсус тукымага күчереп, матур кысага утыртыла.

Кызыгызга, хезмәттәшләрегезгә, яшьрәк кыз туганыгызга квестка сертификат, театр-концертка билет, органайзер, флешка, кулдан эшләнгән косметика, китап, шкатулка, өстәл уены, үзенчәлекле паспорт тышлыгы яки фотоальбом, визитница, хобби кирәк-яраклары, кулчатыр.

Әниләргә: җылы башмак, йомшак сөлге, плед, яңа телефон, көнкүреш техникасы, кулчатыр, чәй сервизы. Хәзер кибетләрдә гаилә агачы формасында ясалган фоторамкалар сатыла. Аңарга әби-бабаларыгыз, әти-әниегез, үзегезнең фотоларны куеп бирсәгез, истәлекле бүләк булачак.

Бакчада казынырга яратучыларга төрле кирәк-яраклар, бакча дизайны өчен үзенчәлекле предметлар, фигуралар бүләк итә аласыз.

Чәчәк тә алырга онытмагыз. 8 Мартны ансыз күз алдына да китереп булмый.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии