8 мартта хатын-кызлар нинди бүләк көтә?

Россия хатын-кызларының күбесе 8 Март бәйрәменә бүләк буларак зәркән эшләнмәләре алырга тели икән. Avito сервисы үткәргән сораштыру буенча кыйммәтле йөзек-беләзекләр өчен 43 процент гүзәл зат тавыш биргән. Хатын-кызларның 34 проценты хушбуй һәм төрле бизәнгеч чаралары алырга тели. 22 проценты – бүләк буларак сертификат, 18 проценты техника һәм сәяхәткә юллама көтә икән.
Ирләр арасында да сораштыру үткәргәннәр. Алар бүләккә якынча 3 мең сум акча туздырырга әзер икән. 34 процент ир 1-3 мең сумлык бүләк алырга җыена. 18 процент ир бүләк өчен бер мең дә күп дигән. 19 процент ир-ат 8 Мартка 3-5 мең тирәсендә бүләк алырга риза. Көчле затларның 16 проценты 5 һәм аннан да кыйммәтрәк бәягә бүләк алмакчы.
 
Кинотеатрга билет, чәчәк бәйләме, йомшак уенчык сатып алу, хатынын «Макдоналдс»та ашату белән генә чикләнеп бүләк бирүдән котылучы ир-атлар да бар икән. 36-45 яшьлек ир-атлар бүтән яшьтәгеләргә караганда бүләкне теләбрәк бирә, дип яза ШК.
Фото: соцсети

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии