Аерылышырга теләүчеләр өчен – «дуслашу эскәмиясе» (ФОТО)

Чувашиядә кызык нәрсә уйлап тапканнар. Бер ЗАГСның капка төбендә «дуслашу эскәмиясе» бар хәзер. Аерылышырга дип килгән гаиләләр – гариза язарга кергәнче, башта шунда утырып торырга тиеш ди. Тынычлыкта бераз уйланырга, ягъни мәсәлән. Имеш, шулай итеп, дуслашырга мөмкиннәр.

Ай-һай, бу эскәмия генә гаиләне саклап кала алыр микән? Шулай да чуашларның максаты кызык һәм изге. Бу тәҗрибәне сәясәттә дә кулланырга була. Әйтик, илләрне дуслаштыруда. Менә узган атнаны Казан Сабан туенда Әзербайҗан һәм Әрмәнстанны дуслаштырмакчы булып карадык. Барып чыкмады. Бәлки махсус эскәмия булмагангадыр?

Медведев белән Обама да «перезагрузка» дигән нәрсә турында инде берничә ел сөйләшәләр. Аралар бер җылына, бер суына. Баксаң, «дуслашу эскәмиясе» кирәк икән. Дуслашырга Казанга чакырыйк. Зур кунаклар килер алдыннан шәһәребез үзеннән-үзе ничек матураеп китә бит! Утырсыннар шунда бераз тынлыкта! Мәсәлән, Кабан күле буенда.


 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии