Альбина Апанаева: "Кияүдә булу бер дә җиңел түгел"

Ике ел элек Альбина Апанаева кияүгә чыккан иде. "Ирек мәйданы" газетасына биргән әңгәмәсендә җырчы, чын хуҗабикәгә әйләнүен, кайбер көннәрдә хәтта көзгегә карарга вакыты булмавын белдергән.

"Өйдә күп нәрсәгә өлгерергә кирәк.Табынны да матур итеп әзерлисе килә, ашларым да тәмле булуын телим, чисталык та гел кирәк, баланы да тәти итеп тотарга... Тырышам инде. Әмма бу бик җиңел түгел икән. Вакыт җитми. Бала белән ирдән кала, үзем өченче урында. Мин хәзер чып-чын хуҗабикә, кайбер көннәрдә көзгегә карарга вакыт та калмый. 

Кызым урамда йөрергә ярата. Иртән торгач ишек төбенә килеп баса. Белми ич ул әнисенең тау хәтле эше өелеп торганын, әле аларның берсе дә башланмаганын. Шулай да гаилә тормышы кызык, күңелле һәм рәхәт", ди Альбина. 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
29.08.2014 19:35:31

Дорес,Альбина! бала ускэнче шулай инде ул,жеп озэрлек тэ хэл калмый иде.

Последние комментарии