Альбина Апанаева туй көнендә "манекен" булып торган (ФОТО)
- Альбина, туегыз кайчан һәм кайда үтте?
- Уфа шәһәрендә 22 сентябрь көнне.
- Ирең кем исемле? Кайда таныштыгыз?
- Рафаэль исемле. Уфага гастрольгә баргач, очраклы рәвештә таныштык.
- Күпме очрашып йөрдегез?
- Өч елдан артык.
- Рафаэль кияүгә чыгу турында тәкъдимне ничек ясады?
- Бу бик кызык һәм көтелмәгән булды. Кинотеатрда кино карап, поп-корн ашап утыра идем. Берзаман поп-корн савытыннан алтын йөзек чыкты. Шул чакта Рафаэль миңа тәкъдим ясады.
- Туйда иң истә калганы нәрсә булды?
- Ирем иҗат кешесе булмаса да, туйга махсус бию өйрәнергә каршы булмады. Берничә тапкыр бию укытучысына барып биергә өйрәндек. Нәтиҗәдә бию бик матур килеп чыкты, кунакларга да бик ошады. Шулай ук “выкуп” бик истә кала торган булды. Ул туй күлмәген сатып алган кибеттә узды. Кибет хуҗасы мине манекеннар арасына бастырып куйды. Рафаэль кибеткә килеп кергәч, аптырап, мине бик озак эзләде.
Рафаэль һәм Альбинаны чын күңелдән бу зур бәйрәмнәре белән котлыйбыз.
Комментарии
башлы альбинаны башсыз манекенлар арасыннан эзлэу кыен булдымы икэн кияугэ? :)))
Ул киугэ Чыктымени Ничлэп Анын сайты юк? жавап котэм