Альбина Хәкимова кая югалды?

Уфада яшәүче җырчы Альбина Хәкимова соңгы вакытта Казанда күренми башлады. Тыйнаклыгы һәм үзенчәлекле зәвыгы белән аерылып торган Альбина кая югалды? Җырчының тормышында һәм иҗатында нинди яңалыклары бар?

"Бездә барысы да яхшы, Аллага шөкер! Мин җәй көне ял итәм. Вакытымны күбрәк өйдә, якыннарым янында үткәрергә тырышам. Күңелле мәшәкатьләр белән шөгыльләнәм. Аш-су әзерләү бик ошый, төрле ризыклар пешерергә яратам. Кышка кайнатмалар әзерлим. Репертуарымны баету өстендә дә эшлим. Сольный концертымны кую теләге бар. Казанга килергә дә планлаштырабыз, - дип сөйләде җырчы. Шәхси тормышы турында Альбина сөйләргә теләмәде. Бу хакта ул: "Бар да әйбәт! Мин бәхетле!" - дип җавап биргән ул "Интертат.ру" сайтына.

Альбина Хәкимова - автор-башкаручы Ризван Хәкимовның кызы. Уфада аның үзенең "Нәфисә" җыр театры эшләп килә. "Әтиемнең эше гөрләп бара, яңа җырлар иҗат итә, гастрольләрдә йөри", ди Альбина. Ризван абыйның җырларын бүгенге көндә популяр булган күп кенә артистлар, шул исәптән Альбина үзе дә башкара. "Әти-әниемнең барлык җырларын да яратам һәм һәрвакыт тыңлыйм", - диде ул.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии