Алимент турында 7 сорауга ҖАВАП

Ир белән хатын аерылышкач, таякның авыр башы балага төшә. Әнисе белән калса, әтиләр никтер түләргә тиешле акчасын хатынына бирергә атлыгып тормый. Шуңа быелдан алимент түләмәүчеләргә җәзалар катгыйланды. Хәзер аларны мәҗбүри эшләтергә дә, кирәк икән, ирегеннән азат итәргә дә мөмкиннәр. Алимент түләү хакында Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе сорау алуны оештыру бүлеге башлыгы Рамил Шиһапов белән сөйләштек.
–  Татарстанда бүген алимент түләмәүчеләр күпме?
 
–  Хәзерге вакытта суд приставлары карамагында алимент түләттерү турында 19 мең 950 эш бар. Алимент түләмәүчеләр арасында, нигездә, ир-атлар, әмма әни кешеләр дә юк түгел: алимент түләмәүчеләрнең 13 проценты – хатын-кыз, 87 проценты – ир-атлар.
 
– Узган елда суд приставлары тарафыннан алиментка бәйле нинди эшләр башкарылды?
 
– 2021 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча 561 млн сум алимент түләттерелде, бу күрсәткеч 2020 елда түләттерелгән алиментлар суммасын 234 млн сумга арттырып җибәрде. Бурычы булган кешеләрне еш кына эзләтергә туры килә. Андый кеше теркәлгән урыны буенча яшәмәгән очраклар бар. Туганнары аның кайда яшәгәнлеген белмиләр, яисә бу мәгълүматны яшерәләр.  Узган ел эзләтү чаралары нәтиҗәсендә  алимент түләмәүче 850 кеше табылды һәм алар административ һәм җинаять җаваплылыгына тартылды. Ул кешеләрнең бер өлеше балаларына алимент түли башлады инде. Әгәр дә ел дәвамында алимент түләргә тиешле кеше турында бернинди дә белешмәләр булмаса, аны билгесез юкка чыккан дип тануны сорап, судка мөрәҗәгать итә ала. Бу очракта бала туендыручысын югалту буенча пенсия алырга хокуклы.
 
– Алимент түләмәүчеләргә  нинди җәза каралган?
 
– Балигълык яшенә җитмәгән балаларын карарга тиешле затларга карата моңа мәҗбүр итү кебек чаралар кулланырга туры килә. Андыйларны административ һәм җинаять җаваплылыгына тарту үз нәтиҗәсен күрсәтә. Әйтик, узган ел суд приставлары тарафыннан Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 5.35.1 статьясы буенча 2 мең 957 административ беркетмә төзелде. Алимент түләүдән качып йөргән 1 мең 103 кешегә карата РФ Җинаять кодексының 157 статьясы буенча җинаять эшләре кузгатылды. Шунысын да билгеләп үтәм: быел 10 гыйнвардан башлап законнардагы үзгәрешләр үз көченә керде, алар нигезендә балаларын һәм хезмәткә сәләтле булмаган ата-анасын карау өчен өлешчә генә акча түләгән очракта да, алимент түләмәүче кешеләр административ һәм җинаять җаваплылыгына тартыла. Элек исә гражданнар «суд карарын яисә нотариаль яктан расланган килешүне бозып, балаларны карап тоту өчен нигезсез акча түләмәгән» очракта гына административ һәм җинаять җаваплылыкларына тартыла иде. Шул рәвешле, башкару документында билгеләнгән күләменнән киметеп, алимент акчасын өлешчә генә түләп килүче кешеләр дә, бурычларын үтәп баручы буларак, җаваплылыктан котылып кала ала иде.
 
– Алимент акчасын тагын ничек итеп түләтеп була?
 
– Төрле чаралар кулланабыз. Андыйларның бурычны түләү хисабына шәхси мөлкәте алына һәм аңа арест салына, шулай ук банк счетларына арест салына, акчалары хезмәт хакыннан тотып калына, күчемсез мөлкәтне теркәтүне тыябыз,  Россиядән читкә чыгып китү хокукын чиклибез, махсус хокуктан файдалануны (транспорт чараларын  идарә итү хокукын) чиклибез, административ һәм җинаять җаваплылыгына тартабыз.
 
Алимент түләмәүче 10,4 мең кеше ял итү яки эш сәфәре буенча чит илгә чыга алмый. 2 меңгә якын кеше бурычларын түләп бетергәнгә кадәр машинасыннан файдалана алмаячак.  Нинди дә булса чикләү кертү өчен, бурычлы кешенең мөлкәте булырга тиеш. Башкару эшчәнлеге кузгатылган очракта суд приставы-башкаручысы бурычлы затның мөлкәтен ачыклау өчен гаризалар юллый, ягъни аңа караган мөлкәт, аның эш урыны, мөлкәт рәвешендәге хокуклары буенча белешмәләрне сората.
 
– Әгәр бурычлы кешенең эше дә (әйтик, рәсми эше), мөлкәте дә булмаса?
 
– Бурычлы кеше эшкә урнашмаган икән, ул Мәшгульлек үзәгенә исәпкә баса һәм пособие алып, алимент түли ала. Әгәр андый кеше алимент түләү өчен бернинди дә чаралар күрми икән, аңа карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 5.35.1 ст. буенча беркетмә төзелә. Бу статья буенча 150 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр яисә 10 тәүлектән 15 тәүлеккә кадәр административ арест рәвешендә җәза күздә тотыла. Административ җаваплылыкка тартылган бурычлы затларның яртысы алиментларын түләргә керешә. Ә инде административ җаваплылыкка тартканнан соң да андый кеше алиментларын түли башламаса, суд приставы бурычлы затны РФ Җинаять кодексының 157 ст. буенча җинаять җаваплылыгына тарту буенча чаралар күрә. РФ Җинаять кодексының 157 статьясында каралган җәза ул – бер елга кадәр төзәтү эшләре яисә мәҗбүри эшләр, 3 айга кадәр арест яисә бер елга кадәр иректән мәхрүм итү рәвешендә булырга мөмкин.
 
–  Алиментлар суммасы ничек исәпләнә?
 
– Алимент түләү турында килешү булмаса, балигъ булмаган балаларга алимент суд тарафыннан ай саен бер балага – ата яисә ана кеше ала торган хезмәт хакының һәм (яки) башка төрле керемнәрнең дүрттән бер өлеше күләмендә, ике балага – өчтән бер өлеше күләмендә, өч һәм аннан күбрәк балага – яртысы күләмендә түләнелә. Әгәр балигълык яшенә җитмәгән бала өчен алимент түләргә тиешле кешенең даими эш урыны яисә керемнәре булмаса, ул вакытта түләнергә тиешле алимент күләме Россиядә билгеләнгән уртача хезмәт хакы күләменә карап билгеләнә.
 
– Документ суд приставларына үтәү өчен әле генә килеп кергән икән, бурыч каян барлыкка килергә мөмкин соң?
 
– Башкару документында бурычлы кешенең алиментларны кайсы көннән башлап түләргә тиешлеге күрсәтелә. Әгәр алимент түләттерүче кеше гаризада билгеле бер чорда алиментлар алмавын күрсәтә икән, суд приставы-башкаручысы бурыч күләмен исәпләп чыгара һәм якларга: бурычы булган затка һәм акча түләттерүчегә тиешле карарны җибәрә. Документны җиткерер алдыннан бурычлар түләнмәгән чорны иң күбе 3 ел өчен күрсәтеп була, законнарда шулай билгеләнгән.
 
Гөлгенә ШИҺАПОВА әзерләде, ВТ

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии