Алинә Даутова әни булырга җыена!

1 августта татар эстрадасының яшь җырчысы Алинә Даутованың ире Линар белән гаилә корып бергә яши башлауларына бер ел тулды. Бу вакыйганы яшь гаилә Биектау районы Ямаширмә авылында билгеләп үтәргә җыена. Шушы бәйрәмнәре уңаеннан тормыш иптәше Алинәгә айфон 5S бүләк иткән. Моңа кадәр җырчы ике айфонын ваткан булган: берсен суга, икенчесен люкка төшергән, дип хәбәр итә "Интертат.ру".

- Казанда Сабан туе гөрли, шуңа күрә андый шау-шулы чаралардан ераграк буласы килде. Өй янында беседкабыз бар, шунда икәү генә кич утырырбыз, музыка кабызып биербез, дип план кордык. Табынны Линар үзем әзерлим, диде. Мин исә барысын да аңа ышанып тапшырдым, - дип сөйләде Алинә.
 
Ә иң күңелле яңалык - тиздән Алинә әни булырга җыена! "Октябрь аенда бәби алып кайтырга җыенабыз, Алла теләсә. Үземне яхшы хис итәм, Аллага шөкер. Авылда ял итәм, монда саф һава, рәхәт. Тиздән "Кирәкмисең дисең" җырына клип төшерергә җыенабыз", - диде җырчы.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии