Алинә Даутова: «Ирем беренче очрашуда ук, мин сиңа өйләнәм, диде» (ИНТЕРВЬЮ)

Яшь җырчы Алинә Даутова күптән түгел генә үзеннән алты яшькә олырак егеткә кияүгә чыкты. Туйдан соң Төркиягә барып ял итеп тә кайттылар.

– Алинә, ир хатыны булуың белән котлыйбыз. Очрашып йөргән чактагы мөнәсәбәтләр гаилә мөнәсәбәтләреннән аерыламы?

– Рәхмәт. Кыз чакта йөргән егетеңнең тәртибе, киләчәге, эшкә мөнәсәбәте турында артык уйламыйсың. Ә гаилә коргач, бөтенесе дә мөһим. Иремнең эштә үзен ничек тотуы да, аңа карата мөнәсәбәт тә кызыксындыра мине. Хәзер көнкүреш мәсьәләләре өстенлек итә дисәм дә буладыр. Аермасы шунда. Кияүдә рәхәт! Янымда ышанычлы ирем бар, ныклы терәк.

– Линар белән юллар ничек кисеште?

– Минем башкаруымда «Җуймам микән сабырлыгым» җырын бер якын дустым Линарга тыңлаткан. Аның исә шундук минем белән танышасы килгән. Дустым шалтыратып, Линар белән күрешергә кодалады. Кодалады гына дию дә дөрес булмас, мәҗбүр итте хәтта. Таныштык. Көнгә әллә ничә тапкыр шалтырата, көн саен килә башлады. Беренче очрашуда ук: «Мин сиңа өйләнәм!» – дигәч, әллә бу егет тиле микән, дип уйладым. Күңелем бер дә тартмады. Әмма ничек гашыйк булуымны үзем дә аңламыйча калдым.

– Булачак әти-әниең белән ничек таныштың? Җырчы киленне ничек кабул иттеләр?

– Габделфәт Сафин концертында таныштык. Барыбызга да билет алганнар иде. Беренче күрүдә үк алар миңа исем белән түгел, «наным» дип дәштеләр. Билгеле, җырчы гомере юлда үтә. Әти-әнине дә, Линарны да баштарак бу борчыды.

– Балачакта Биектауга концерт куярга барганда урманнарда адашып йөргәнсең бит әле син! Әмма җырлыйсы килү теләге көчле булгач, концертка өлгергәнсең дип ишеткән идем.

– Әйе, булды андый хәл. Миңа 12 яшь иде. Район мәдәният йортына бер чарага җырларга чакырдылар. Электричка белән үзем генә киттем. Ара да әллә ни ерак түгел инде, әмма Коркачыктан Биектауга барганчы йоклап киткәнмен. Уянып китсәм, Биектау артта калган. Нишләргә? Урамда кыш, машиналар юк, салкын. Үземчә уйлап-исәпләдем дә, урман аша гына кистереп чыгарга булдым. Курку юк, җырлыйсы килү теләге көчле бит! Урманга кереп, карга баттым. Кулымда күлмәк. Бөтен мәктәп мине эзли башлаган. Әни шалтырата, ә урманда минем телефон тотмый. Мәш килеп беттем, тик барыбер юлны табып, йөгереп барып җиттем.

– Син – сәнгать кешесе, ирең – хокук белгече. Эшең сәгатьле түгел. Гаиләдә тавышлар чыкмасмы, бу хакта алдан сөйләшү булдымы?

– Сөйләшү булды. Мине үзгәртергә тырышырга да кирәкми, үзсүзле мин. Иремә дә: «Җырлавыма каршы киләсең икән, сүзгә килеп-талашып яшәмим, борылам да китәм», – дидем.

– Бүгенге көндә кайда торасыз? Үз куышыгыз бармы?

– Әлегә әти-әни белән Ямаширмәдә яшибез. Тиздән Казанга үз фатирыбызга күченәбез. Алар минем өчен чит түгел, беренче күрүдә үк үземнеке итеп кабул иттем. Әле менә ун көнгә Гарәп Әмирлекләренә барып кайттылар, шунда да бик сагындым үзләрен. Икебез дә соңга кадәр эшлибез, ә өйдә кайнар ашлары белән көтеп торучы әни юк.

– Алинә, эшкә ничек йөрисең? Праваң бармы?

– Права алуыма өч ел, «Ниссан Тиана»да йөрим.

Чыганак: "Шәһри Казан" газетасы

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
07.10.2014 15:41:46

Кыз чибэр,но малае какой то мескен кыяфэтле.

07.10.2014 10:36:07

Луще Яуширмэдэ калыгыз инде сез иптэшлэр,Казанда сездэн башкада авыл кешелэре шыгырым тулган,юлда йореп булмый сезнен сыманнар аркасында.

06.10.2014 07:52:01

"Егете" бала-чага сыман.Яратып чыккнга ошамаган.

05.10.2014 15:03:32

Ужаааас! ничек инде яраткан кешенэ борылам да китэм диергэ була) тэртипсезлек бу

04.10.2014 09:05:53

бэхеле булсыннар

Последние комментарии