Алинә Давыдова: «Җырчыны әни һөнәргә санамый» (ӘҢГӘМӘ)

Җырчы Алинә Давыдова белән кызыклы әңгәмә укырга тәкъдим итәбез.

– Алинә, укучыларны үзең белән таныштырып үт әле.

– Мин – Казан кызы. 6 яшьтә музыка мәктәбенең фортепиано классына укырга кердем. Сольфеджио, хор, вокал серләренә төшендем. Моның өчен укытучым Эльвира Сәлаховага зур рәхмәтемне әйтәсем килә. Җыр белеме белән генә булмый, дөньяви белем дә кирәк бит әле. Параллель рәвештә Идел буе районының 18 нче гимназиясендә укыдым. 8 ел музыка мәктәбендә, 9 ел гимназиядә укыдым һәм Әүхәдиев исемендәге Казан музыка училищесына укырга кердем. Бәхетемә, татар халык җырлары бүлегенә эләктем. Монда инде олпат педагоглар Венера Хәсәнова, Рәйсә Ермохина укытты. Училищедан соң мәдәният һәм сәнгать университетында Салават Фәтхетдиновта укыдым.

– «Салават» җыр театрында эшләп тә алдың бит әле син. Анда ничек килеп кердең?

– Салават Зәкиевич үзе чакырды. Әмма бер шарт белән: укуны да, эшне дә берьюлы алып бара алсам гына. Мин шатланып риза булдым, шартына күндем. Әмма, гастроль графигы аркасында, укуым аксый башлады. Төн йокламасам йокламадым, үземне кулга алып, курсташларымны куып җиттем. Салават абый төркеменә килгәндә, микрофонны ничек дөрес тотасын да белми идем. Остазым: «Микрофон ул – үзе бер сәнгать», – дия иде.

Репетиция вакытында беркая китми, җырның бер борылышын гына дөрес итеп алмасаң да, үзе күрсәтә, кайчагында сүгә дә иде. Әмма беркем үпкәләми. «Салават» җыр театрында эшләүчеләр корычтай чыныга. Аның мәктәбен узган кешегә тормыш итүе дә җайлырак.

– Алинә, әти белән әни дә җырлый дигәнеңне ишеткән бар. Үзләре кайсы өлкәдә хезмәт куя?

– Әтием Олег Кайбыч районының Иске Тәрбит авылыннан, әнием Фәния Әтнәнең Дусым авылыннан. 17 яшьлек Альберт исемле энем бар. Ул да баянда уйный. Әни – фармацевт, әти – йөк ташу һәм сату буенча менеджер. Әни минем иҗат юлыннан китүемә теш-тырнагы белән каршы булды. Ул кызын табиб итәсе килде. Әти – мине сәхнәдә күрергә теләгән бердәнбер кеше. Ходайга мең рәхмәт, ярый әле вакытында мине үсендереп, канатлар куя белгән. Соңрак әни дә минем теләгем белән яраклашты. Әмма ул җырчыны һөнәргә санамый.

– Димәк, бүгенге көндә эстрадада танылып килүче Алинә Давыдова әтисенә рәхмәтле?

– Бик тә. Ул минем сәхнәдәге беренче адымнарымны ясауда булышты. Туачак җырның көен, сүзләрен дә аның белән сайлыйбыз. Радиога, телевидениегә җыр бирер өчен акча кирәк. Бу берәүгә дә сер түгел. Әтигә рәхмәт, берни кызганмады. Ә соңрак инде мине таный башлагач, төрле чараларда катнашып, акча эшли башладым. Олы тәҗрибә биргәне өчен, Салават абыйга рәхмәтем чиксез. Бүгенге көндә мин «Бәрмәнчек» керәшен ансамблендә алып баручы булып эшлим.

– Алинә, катнаш никахлы гаиләдә яшәү авыр түгелме?

– Юк. Гаиләбез белән ике якны да, ике динне дә хөрмәт итәбез. Ике як гореф-гадәтләрен дә сакларга тырышам. Безнең гаиләдә карашлар аерылу дигән нәрсә юк. Минемчә, бу гаилә башлыгы – әтидән тора. Чөнки ул мөселман динен хөрмәт итә. Әти әни белән бергә ураза тота. Быел, Аллага шөкер, өчәү уразада булдык. Кирәк вакытта әти башына түбәтәй дә кия, сәдака да бирә, корбан да чала. Машинасында тәре түгел, тәсбих йөри. Иске Тәрбиткә кайтсак, Тройсын бәйрәмендә бөтен авыл халкы белән бергә зиратка бара. Анда һәр кеше үз туганы җирләнгән кабер каршына савыт белән ризыклар куя. Әтинең пост тотканын бервакытта да күргәнем юк.

– Буй‑сының – модельләрнеке. Юкка гына узган ел «Керәшен чибәре» таҗы сиңа тәтемәгәндер?

– Әйе. Бер ел ул таҗ миндә сакланды. Быел исә үзем жюри составында чибәрләрне сайлауда катнаштым. Буй-сыныма килгәндә, фитнес белән шөгыльләнәм, күп итеп су эчәм, фаст-фудтан ерак торам.

– Эстрадада Алинәләр күп. Шуңа өстәп, исемең Алинә Даутова белән охшаш. Буталчыклар килеп чыкмыймы?

– Кайвакыт булгалый. Әмма мин сәхнәгә Алинә Давыдова булып аяк бастым һәм халык мине шулай белде. Ә Алинә Даутова исеме миннән соңрак, минем клипларым, җырларым дөнья күргәч кенә чыкты. Шуңа күрә псевдоним турында башта ук аңа уйларга кирәк булгандыр. Үзем псевдоним алырга уйламыйм да. Гомумән, үземне башка исем белән күрмим.

Чыганак: Ландыш КӘБИРОВА, "Шәһри Казан" газетасы.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии