Алинә Сафиуллина: “Алсу белән җырлау, “Алтын барс” алу минем өчен формальность кына”

Һич уйламаганда миңа җырчы Алинә Сафиуллина белән күрешү насыйп булды. Баксаң, икебез дә бер кибеттә киенәбез икән. Шуңа күрә, бу очрашуны әрәм итмичә, Алинәнең вакытын “урлап”, якындагы бер кафеда аралашып алырга чакырдым. Ике “Алтын барс” премиясе алган җырчы булса да, каршы килмәде, үзен гади тотып, бик теләп ризалашты ул. Гадәттә, интервью алдыннан ныклап әзерләнәләр, өйрәнәләр, тик кайвакыт “экстремаль шартларда” да алырга туры килә интервьюны.

- Алинә, тумыштан моңлы җырчы буларак, сезнең өчен моң нәрсә ул?

- Моң - ул йөрәктән чыккан кичерешләр, мелизматика, кешенең эчке халәтедер дип уйлыйм.  Менә ничектер шулай туры килә инде, моң ул гадәттә авыл балаларында була. Чишмә суы эчеп үскәнгәме, әллә урманнар кырыенда яшәгәнгәме, я булмаса инде тормышны башкачарак кабул итәбезме микән? Шәһәр кешеләреннән аермалы буларак, авыл балалры барыбер татар халык җырларын тыңлап, җырлап үскәнгә, күпкә мәгънәлерәк һәм мелезматикалырак җырлыйлар диеп әйтер идем. Кешенең эчке халәтен шул мелизматика аша белдерү, ул – моңдыр диеп уйлыйм.

- Бүген эстрадада җырчылар күбәйде, араларында “шырдый-бырдый”лары да бар һәм алар халык җырларына да алынырга курыкмыйлар, сез аларга ничегерәк карыйсыз?

- Аларның бөтенесе дә алынмый. Бер, ике тапкыр җырлап карыйлар да, килеп чыкмагач   башка җырламыйлар. Кеше турында сөйләргә дә әллә ничек. Тик шуны әйтә алам, “плюс”ка  җырлап йөргән җырчыларның берсенең дә халык җырларын җырлаганын күргәнем юк әле.

- Быел да сез “Татар җыры”нда чыгыш ясыйсыз. Анда сезгә “Алтын барс” сынын алумы, әллә инде ЮНЕСКО артисты исемен алган һәм дөнья күләм танылган җырчы Алсу белән бер сәхнәдә чыгыш ясау мөһимрәкме?

- Беләсезме, безгә иң мөһиме - тамашачы белән очрашу. Тамашачыга үзебезнең җырларыбызны, моңнарыбызны белдерү, күрсәтү. Без бит тамашачыга үзебезнең уйларыбызны, фикерләребезне җырларыбыз аша җиткерергә теләп иҗат итәбез. Шуңа, Алсу белән бер сәхнәдә җырлау да, сын алу да, безнең өчен гади формальность дип кенә әйтер идем.

- Руста, чит илдә премия алырга килгәндә, кәттә модельерларның костюмнарыннан киенәләр: Валентин Юдашкин, Вячеслав Зайцев, Макс Мара, Валентино һ.б. Бездә ник алай түгел?

- Бездә дә бар иде мондый күренеш, алдагы елларда мәсәлән, күлмәкләрне Әюпова текте. Шундый традиция иде, бөтен җырчы Әюпова киемнәрен киеп чыга. Ул ”Татар җыры”ның модельеры. Ә мин үземне ул яктан бик үк “тоткын” кеше түгел дияр идем. Бар шундый кешеләр, хәтта үзләренең киемнәренең тәкъдим итү кичәләрен үткәрәләр. Чыгаралар күлмәкне фәлән тәңкә тора диеп, ә бит күлмәкең күпме торганын, “Ткань” кибетенә барып, тукыманы сайлап, ташларын карап сатып алып була. Без бит инде кибетләрдә еш йөрибез һәм бөтен әйберне күрәбез. Әйтик күлмәк 5 мең тора икән, ә миңа аны дизайнер 30 меңгә бирә икән, билгеле инде мин аны алмыйм. Нәрсәгә кирәк ул миңа?!

- Шоу-бизнеска кереп киткәч, җырчыларның, гадәттә яшь кызларның коттеджлары төзелә, машиналары килеп чыга. Ә сез бу вакыт аралыгында күпме баерга өлгердегез?


- Менә монысы сер. Без җырчы халкы акча өчен эшләмибез. Әйткәнемчә, шул җырларыбызны, моңнарыбызны халыкка белгертер, ишеттерер өчен эшлибез. Мин мәсәлән, җыр өчен, җырлар өчен җырлыйм. Әгәр дә инде яраткан профессиям акча да китерсә, бу минем өчен бик яхшы. Тик җырлап баеп була дип әйтмәс идем. Әгәр туганың, ирең бай булса, яисә ухажорың “матур җырлыйсың”, - дип акча биреп торса, баеп була, әлбәттә.

- Шулай да җырчы Алинә нинди кияү эзли икән? Бай кияүме, әллә гади, әмма күңелгә ятканнымы?

- Байлык-байлыкта бит ул, әле ул кеше белән янәшә ятырга, иртән аның янында уянасы да, аннан бала да табасы бар ич, шуңа күрә акчасын гына кочаклап ятып булмый. Һәрбер кеше үзенең күңеленә туры килгәнне эзлидер инде ул. Мин мәсәлән шундыйны эзлим. Бөтенләй үк акчасызга чыгып булмый инде анысы, сүз дә юк. Тик, һәрбер ир кеше үзенең балаларын тәрбияләрлек, аларны ышыклап, якларлык, ашатырлык акча эшли алуы турында уйлангачтын гына өйләнү турында уйланырга тиеш диеп уйлыйм. Мине кайгырта торган, болытсыз киләчәк төзи алучы, балаларыма яхшы әти була алырлык кеше кирәк миңа.

- Тиздән Яңа ел. Бәйрәмдә кайда буласыз? Нинди хыяллар, планнар?

- Яңа елга кадәр эшлибез. Ә 31е көнне, “акча эшлим әле” дип чапканым юк. Башка кешеләр кебек кая телим, шунда барып ял итәргә яратам. Гадәттә, дуслар белән турбазага бара торган идек. Быел әле яхшлап уйлап бетермәдек, берәр ресторанга барып каршыларбыз дип йөрим. Баш әйләнерлек зур акчалар түләсәләр генә, яки дусларымны да шунда алып килергә рөхсәт итсәләр генә эшләргә ризалашыр идем 31е көнне эшләргә. Ә планнар, хыяллар дигәндә... Планнардыр инде ул, бу яшьтә хыяллар булмыйдыр. “Ходайны көлдерәсең килсә, үзеңнең планнарың турында сөйлә”, - диләр. Менә үземне күпме сынаганым бар: кешегә сөйлим икән, менә шуны эшлим әле дип – гомердә дә эшли алмыйм! Шуңа күрә планнарны, артык сөйләмичә, җае белән генә чынга ашырам.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
14.12.2011 19:46:32

пафоса поменьше бы, было бы замечательно.нишлэп эле мин эйткэн сузлэр, коктель, синен бавырына тиде? син дэ эллэ шундый "ике барс алган гади жырчымы"? ))))))))))

14.12.2011 08:59:05

Эй текила, утырасын инде монда, молодец кешелэрне тэнкыйтлэп! Топле фикер йортэ диеп мактыйсы урынга, башкалар кебек ялагайланып, эйе мина "Алтын барс" алу купкэ мохимрэк, димэгэн! Уважаю Алинэ, АФЭРИН!!!

13.12.2011 21:11:13

минем дэ яна машина аласым килэ....... затлы киенэсем килэ........... хезмэт хакы эз.........

13.12.2011 20:11:14

"Ике “Алтын барс” премиясе алган җырчы булса да, каршы килмәде, үзен гади тотып, бик теләп ризалашты ул.Без җырчы халкы акча өчен эшләмибез. Әйткәнемчә, шул җырларыбызны, моңнарыбызны халыкка белгертер, ишеттерер өчен эшлибез. Мин мәсәлән, җыр өчен, җырлар өчен җырлыйм." 2 барс алганнар хэзер алланын кашка тэкэсемени ул? гади жир кешелэре алар белэн аралашу очен нэрсэ эшлэргэ тиеш?. тагын бер сорау. нинди акчага яши жырчылар? хава белэн тукланамы яки остенэ простыня урап йориме? ичмасам, сойлэп утырмасын инде авыз тутырып. уф, улэм кыланшларына.

Последние комментарии