Алинә Сафиуллина белән Эльвира Хамматова дошманлашкан?!

Ике "килендәш" Алинә Сафиуллина белән Эльвира Хамматова "Бәхетле язмыш" җырына төшерелгән клипның дәвамын иҗат итәргә булган. Яратып-яратылып, гаилә бәхетенә күмелеп яшәүче, яраткан эшләре белән шөгыльләнүче кызларны бу юлы бөтенләй башка образда күреп булачак.

– Яңа клип "Ике килен килендәш" җырына төшерелә. Тормыш гел бөртөрле генә бармый, төрле чаклар була. Монысында без дус, тату киленнәр түгел, ә дошманнарга әйләнгән килендәшләр ролен башкарачакбыз. Ирләребез ролендә – Алмаз Мирзаянов белән Артем Волков, каенана ролендә Әлфия Хәбибуллина төшә. Балаларга бу юлы үз улларыбыз (Алинә Сафиуллинаның улы Нариманга 1 яшь, Эльвира Хамматованың улы Солтанга 3 яшь – ред.) да өстәлә, – дип белдергән Алинә Сафиуллина Intertat.ru хәбәрчесенә.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии