Алинә Сафиуллина һәм Эльвира Хамматова күп балалы әниләр булганнар (ВИДЕО)

Чынлыкта бу хәл клипта гына булган икән. Алинә белән Эльвира бу клипны “Бәхетле язмыш” җырына төшергәннәр. Карыйбыз:

"Клипта мин 4 бала анасы, ә Алинә 3 бала анасы булып төште. Гаилә тормышын, ир белән хатын мөнәсәбәтен күрсәтергә тырыштык. Бигрәк тә тамашачыларга җырчы булган хатыннарның яшәү рәвешен чагылдырырга булдык. Ирләр ролендә Артём Волков белән Алмаз Мирзаянов төште. Үзебезнең ирләребез төшмәде. Чөнки аларга эш дәрәҗәләре буенча төшү килешмәс иде. Безнең башка ир-егетләр белән төшүебезгә дә каршы килмәделәр үзләре.

4 бала анасы булу бик авыр һәм җаваплы. Өй эшләренә дә өлгерергә, иреңне дә, балаларыңны да карарга кирәк. Җитмәсә, без иҗат кешеләре дә. Концертлардан соң гына кайтып керәбез. Клипта хатын-кызның тормыштагы мәшәкатен, эшен ирләр башкаруында күрсәттек. Чыннан да, хатын-кызнең эшен тавык та чүпләп бетерә алмый бит. Ул әле кешегә күренми дә. Без, хатын-кызлар үзебез генә аңлыйбыз. Клип хатын-кызга хөрмәтне арттыру максатыннан эшләнелде. Хатын-кызларыбызны саклап, яклап, аларның эшләрен күреп, бер җылы сүз белән булса да, күңелләрен күрсеннәр иде дигән теләктә төшерелде. Минем хыялым - күп бала анасы булу. Әлегә мин бер бала анасы гына. Әлбәттә, бер бала белән генә чикләнеп калырга ярамый. Тормыш иптәшем икенчесен алып кайтырга вакыт җитте дип, мине әзерли башлады инде. Үзем өч балалы гаиләдә үскәнгә, киләчәктә кимендә өч бала әнисе булырга телим", дип белдергән Эльвира Хамматова "Интертат.ру" сайтына.  

 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
06.11.2014 15:47:11

Менә бит!Тырышсалар булдыралар икән.Бер дигән клип килеп чыккан.Күңелле дә,матур да.Молодцы!Инде Алинә белән Эльвирага үз балаларын булдырырга кирәк!

Последние комментарии