Алинә Сафиуллина: «Кызлар, кияүгә чыгарга ашыкмагыз!»

Соңгы берничә айда тамашачы күз алдыннан бераз гына югалып торган Алинә Сәфиуллина үзен тулысы белән диярлек гаиләсенә багышлый.

"Бөтен вакытын хәзер ул тугыз айлык Нариман улы янында үткәрә. Шуңа күрә хәлләрен белергә дип шалтыраткач та: “Өйдә утыручы хатын-кызның бөтен сүзе баласы турында инде ул!” - дип көлде. “Гаилә корып җибәргәч, бик теләсәк тә ике ел бәбиебез булмады. Ә улыбыз тугач бала тәрбияләүнең никадәр авыр икәнлеген тойдым. Нариман көйсезрәк булды, эчләре дә авыртып җәфалады. Шуңа күрә хәзер кияүгә чыгарга теләгән кызларга, шаяртып: “Анда нәрсә бар инде? Ашыкмагыз, барасы килгән җирегезгә барып, күрәсе килгән җирегезне күреп калыгыз”, – дим. – Иртә кияүгә чыгарга кирәкми. Һәр нәрсәнең үз вакыты. Ашыгып чыкмасам да, үзем дә ерак гастрольләрне, концертларны сагынам. Шулай да акрын-акрын гына булса да концерт программаларында чыгыш ясарга тырышам. Сабантуйларда җырладым. Кеше янына чыккач рәхәт инде. Киләчәккә иҗатыма бәйле планнар да кора башладым. Эльвира Хамматова белән концертларыбыз да тукталган иде, аларны да кабат башларбыз, бәлки”, - дип белдергән яшь әни "Шәһри Казан" газетасына.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии