Алинә Сафиуллина: "Мин үземне бик уңган килен дип саныйм" (ИНТЕРВЬЮ)

Җырчы Алинә Сафиуллина белән күптән түгел ательеда очраштык. Кулында – затлы күлмәк.

- Менә шушы күлмәгем бер баш бәласе булды. Эльвира Хамматованың “сольный” концерты көнне сәхнәгә чыгар алдыннан гына замогы китте. Алып баручыларны, вакытны суза торыгыз, дип чыгарып җибәрдек тә, җыйнаулашып күлмәк замогы тектек. Аннан соң кабат тектердем. Бер атнадан соң Эльвира Хамматова белән икебезнең “Ике килен” концерты иде. Көйләттергән замок яңадан китте, – дип көлде җырчы.

- Алинә, Эльвира белән сез чыннан да килендәшләрме соң?

– Без икебез дә Әтнә киленнәре. Ирләребез Әтнәнекеләр булса да, аларны без таныштырдык.

– Әлеге проект уе ничек туды?

– Мондый исемдәге концерт кую “Ике килен” дигән җыр башкарганнан соң туды. Аны без “Иң яхшы дуэтлар” концертында җырлаган идек. Мин ул җыр белән сәхнәгә бер дә чыгасым килмәде, чөнки әле мин ул вакытта кияүдә дә түгел идем. Эльвира бик каты үгетләде. “Әйдә инде, яздырабыз, шуннан соң кияүгә дә чыгып куярсың”, – ди. Юраганы юш килде. тормыш коргач, шул җырны таяныч итеп алып, махсус сценарий яздырып, концертлар куеп йөри башладык.

– Алинә, син нинди килен? Каенана белән мөнәсәбәтең ничек?

– Мин үземне бик уңган килен дип саныйм. Пешерергә-төшерергә дә өйрәндем. Ирем җитди эштә эшли, шуңа күрә кәчтүм-чалбар әзерләп, күлмәк үтүкләп, галстук та бәйли беләм хәзер. Каенана белән дә аралар яхшы. Ул безнең гаиләгә керми, үзегезчә яшәгез, ди.

– Килен каенана туфрагыннан ярала, диләр. Сезнең охшаш яклар бармы?

– Охшаш яклар әллә ни бар димәс идем. Мин – ут, ул – су. Мин кызу, ул тыныч. Тиз кызып китәм дә, тиз суынам мин.

– Ирең белән ничек таныштың?

– Ирем Рамил Күлле-Киме авылыннан. Бу авылга Сабантуйга җырларга кайттым. Мин аның энесе белән таныш идем. Шул көнне аппаратурада утыручы егетнең башы авыртты. Аңа баш даруы сорап, Рамилгә мөрәҗәгать иттем. Менә шулай таныштык. Игътибарлы икән дидем. Танышуның икенче көнендә рульдә ерак юлга чыгарга тиеш идем. Төнге өчтә шалтыратып хәлемне сорады. Кайгыртучан икән дип нәтиҗә ясадым. Сигез ай йөргәч, гаилә кордык.

– Белүемчә, синең төп эш урының – сәхнә. Көннәрең ничек үтә? Режимың бармы?

– Әйе, сәхнәдән башка эш урыным юк. Көннәр соңгы арада бик тыгыз. Концертлар оештыру, реклама бирү, сөйләшүләр, афишалар өстендә эшләп, вакыт үткәне сизелми дә. Менә бер-ике көн буш туры килде, үземне иремә багышлармын дип торам.

– Гәүдәңне ничек формада тотасың?

– Диета тотмыйм. Азрак ашарга тырышам. Иремә өеп салсам, үземә өчтән берен генә.

Чыганак: "Шәһри Казан" газетасы 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
27.02.2015 08:43:46

Кулмэк иркенрэк булса ,замогы ватылмас анын.Бик тарны киялэр шул.

27.02.2015 05:55:58

Син үзеңне үзең мактап утыргансың да,кайнанаң ни ди торгандыр бит әле.син кызган чагында,мич артында посып утырмый миән?

26.02.2015 21:46:28

Алинэ бэби котэ мэллэ. Узгэргэн кебей

Последние комментарии