Алинә Шәрипҗанова шәһәр тормышыннан туеп, авылда яши башлаган (ИНТЕРВЬЮ)

Узган елның февралендә Алинә кызыктыргыч кәләшләр исемлегеннән төшеп калып, сөйгәне Айдар белән никах укыткан иде, декабрьдә туйлары узды. Ә бүген яшь гаилә мәхәббәт җимешләренең дөньяга аваз салуын көтә. Тормышындагы әлеге зур яңалыклар белән уртаклашу теләге безне Алинәнең Биектау районы Калинин бистәсендәге йортына алып килде дә инде.

 – 2007 елда сатып алганда бик иске өй иде бу, – дип таныштыра Алинә безне иркен һәм матур йортлары белән. – Акрынлап аны сүтеп, яңаны төзедек. Әле дә үзгәртәсе, эшләп бетерәсе эшләре бар. Әмма безне йорттан бигрәк 26 сутый җире җәлеп итте. Урнашуы да бик уңайлы. Казанның тынчу һавасы, асфальт исе, бөкеләре тәмам туйдырган иде. Ә монда һава чиста, бакча артында гына диярлек урманы бар. Көзләрен ул безне – гөмбәләре, җәйләрен хуш исле җиләкләре белән сыйлый.

– Алинә, синең өчен өй – ул...

– Якты, җылы, уңайлы һәм күңелгә тыныч урын. Мин һәрвакыт шушындый зур аш-су, иркен матур кунак бүлмәләре турында хыялландым... Өйләре булмаган кешеләрнең бик кыйммәтле машиналар сатып алуын аңламыйм. Кеше иң беренче чиратта гаиләсе янына кайтып керә торган якын урын булдырырга тиеш.

– Ә йортта әнә шул син әйткән уңайлылык, яктылык булдыручы, учакны сүндерми саклаучы хуҗабикәгә Алинә үзе ничәле билгесе куяр иде икән?

– Бер-ике ел элек бу сорауны бирсәләр, «3»ле дип җавап биргән булыр идем. Ә хәзер йорт эшләре белән шөгыльләнер өчен, әлбәттә, вакытым күбрәк. Моңа кадәр акча, гастрольләр, концертлар дип йөгерелгән. Ә мин ашарга пешерергә яратам икән бит! Кунаклар каршы алу, алар өчен матур итеп өстәл әзерләү дә күңелемә рәхәтлек бирә икән. Икән, диюемә аптырама, бу сыйфатларны мин үземдә әле күптән түгел генә, Айдарга кияүгә чыккач кына ачтым. Ирен тәмле ашлар пешереп каршы алу, аның күңелен күрү хатын-кызга бәхет бүләк итә.

– Гаилә учагын тергезү сине чыннан да үзгәрткән бит, Алинә. Гаилә беренче планга чыккан да, иҗат бераз гына артка чигенгән, ахрысы.

– Күңел халәтем, хатын-кыз буларак тормышка карашым ничек кенә үзгәрде әле (көлә)! Хәзер минем өйдән чыгасым да килми. Без бу йортта өчәү – әни, мин һәм Айдар яшибез. Әле этебез һәм ике песиебез дә бар. Кичен эштәгеләрне каршы алам, аннан соң барыбыз да бер табын артына җыела. Кичке аштан соң әни – бакчага, без Айдар белән этебезне алып һава суларга чыгып китәбез. Дөрес, иҗат әлегә бераз сүлпәнәйде. Моны аңлап та була. Бәбиебез туарга берничә атна гына вакыт калды, туктаусыз юлда йөрү үзен сиздерә. Әле менә дәүләт имтиханнары тапшырдым. Икенче дипломымны алам, Алла боерса. Әмма бу һич кенә дә Алинә җырлаудан туйган икән дигән фикер калдырмасын иде. Бернинди гайбәтләргә, көнләшүчеләргә, имеш-мимешләргә игътибар итмичә генә үз эшемне эшлисем – җырлыйсым килә. Узган ел мин «Барс-медиа» компаниясе белән килешүне вакытыннан алда өзгән идем. Алар белән тыныч, тавыш-гаугасыз саубуллаштык. Гафу итсеннәр, әмма аларга бик күп вакытымны сарыф итүем кызганыч. Шоу-бизнес белән югары сәнгатьне бутыйсым килми. Аларның үз максатлары, минем – үземнеке. Бүген бик күпләр татар җыры дип атаган җырлар татар музыкасының асылына туры килми. Р.Ахиярова, Р.Яхин, С.Сәйдәшев, Н.Җиһановларның кем икәнен белмәгән, аларның әсәрләрен аңламаган артистлар зур сәхнәгә менәргә тиеш түгел дип саныйм.

– Сүзебезне акрынлап тормышка булган карашыңны үзгәрткән, хатын-кыз буларак бөтенләй башка сыйфатларыңны ачкан мәхәббәт тарихына борасым килә. Йөрәктәге ут бер күрүдә капылт кына кабындымы, әллә акрынлап, көчәеп дөрләп яна башладымы?

– Акрынлап, әлбәттә. Без аның белән «бөке»дә таныштык. Телефон номерымны бирмәгәч, Айдар үзенекен язып калдырды. Өч көннән соң мин ул номерның кемнеке икәнлеген оныткан да идем. Эш буенчадыр инде дип: «Исәнмесез. Мин Алинә Шәрипҗанова. Сез кем буласыз?» – дип смс юлладым. Бер минут та узмады, Айдар үзе шалтыратты. Менә шулай итеп, шаярып-уйнап кына башланган танышу олы хисләргә барып тоташты. «Бөке»дә ул минем кем икәнлегемне танымаган. Смсны укыгач кына: «Кем соң әле ул Алинә Шәрипҗанова?» – дип уйлый-уйлый исенә төшергән. Айдар шәхси мөнәсәбәтләрдә дә, тормышта да теләгәненә ирешә торганнардан. Мин йөрәк мәсьәләсендә «пешмәгән» кеше. Аннан соң ышанычлы булуы белән йөрәгемне яулады. Ул миннән биш яшькә кечерәк. Әмма бу аерма бөтенләй дә сизелми. Гаиләдә һичшиксез Айдар баш. Каты була белә. Ул – ир-ат, шундый булырга тиеш тә. Ә мин табигатем белән йомшак. Шуңа күрә дә аңа минем белән җиңелдер дип уйлыйм. Аннан соң Айдар беренче белемен Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында алган. Мәдәниятне аңлый, кызыксына, миңа бик нык ярдәм итә.

– Сиңа сәхнә яки гаилә дигән сайлау аша узарга туры килмәгән, димәк?

– Юк. Ирем, киресенчә, син тагын да ныграк эшләргә тиешсең, дип мине үсендереп тора. Имиджым турында уйлый, киңәшләрен бирә.

– Йөрәген яулап алган ир-атның тәкъдим ясау мизгелләре дә һәр хатын-кыз өчен дулкынландыргыч була...

– Анысы да бик кызык һәм Айдарча булды. Мин студиядә җыр яздыра идем. «14 февральдә нәрсә эшлибез?» – дип шалтырата бу. «Белмим, бәлки кая да булса барырбыз», – дим мин Айдарга. «Ярар алайса, мин Рамил хәзрәт Юныска шалтыратып, безне шул көнгә язуын сорармын», – ди. Мин: «Кая?» – дип сорыйм. Ә ул гап-гади итеп: «Никахыбызга», – ди. Мин югалып калдым инде. «Син миңа кияүгә чыгарга теләмисеңмени?» – ди. Миңа инде уйларга вакыт та калмады (рәхәтләнеп көлә). Никахыбыз бик матур булды. Мин әле дә аны сагынып искә алам. Күкләрдә пар канатлы булгач, күңелдә тынычлык урнашты.

– Алинә, син үзеңне йөрәк мәсьәләсендә йомшак, «пешмәгән» дисең. Гафу ит, яшьтәшләреңә караганда бераз соңрак гаилә коруга да әнә шул холкың сәбәпче булдымы, әллә инде сайлана башлаган идеңме?

– Кызлар әниләренең итәгеннән төшү белән үк кияүгә чыгу, бәбиләр алып кайту турында уйлый башлый, диләр бит. Мин үземне алай дип әйтмәс идем. 30 яшьнең теге ягына чыкканчы бала тәрбияләвемне күз алдыма да китермәдем. Әлеге чикне узгач кына күзләрем ачылып китте. Танышларымның гаиләләре, балалары бар. Ә мин һаман йөгерәм дә йөгерәм икән. Артка борылып карадым да, имәнеп киттем. Бушлыктан башка үземнән нәрсә калдырам соң мин? Шуннан соң мәчеткә дә ешрак йөри башладым. Озаклап дога кыла, эшләгән эшләремә анализ ясый, Раббыбыздан гафу сорый идем. Гөнаһсыз кеше юк анысы, әмма мин шикле компанияләрдән читтә йөрергә, кешеләрне рәнҗетмәскә тырышып яшим. Гаилә кору мәсьәләсендә дә миңа, туйдан бигрәк, никах укыту мөһим иде. Безнең танышу вакыты Айдарның беренче гаиләсе яңа гына таркалган чорга туры килде. Бу турыда ул шундук әйтте. Айдар да, минем кебек үк, исерткеч эчемлекләргә, тәмәке тартуга битараф. Бу минем өчен бик мөһим. Туйлар турында соңрак уйларбыз дип хәл иткән идек тә, Аллаһы Тәгалә башкача язган икән. Мин үземнең бәби көтүемне шундук сиздем. Табиб янына баргач: «Бик иртә килгәнсез әле, УЗИга да җибәреп булмый сезне», – диде. Дулкынлана-дулкынлана анализ тапшырдым. Табибның җавабын да түземсезлек белән көтеп алдым... Һәм шулай итеп 15 декабрьдә туй иттек тә паспорттагы фамилиямне Шәйгардановага үзгәрттек (көлә).

– Айдарның беренче гаиләсендә туган улы барлыгы куркытмадымы соң сине, Алинә?

– Юк, куркытмады. Ир белән хатын арасында ни булмас. Монда баланың бер генә гаебе дә юк. Аеруча ир балага ата тәрбиясе, аның игътибары кирәк. Айдар улын бик ярата, озаграк күрешми торсалар, сагына. Мин моңа шатланам гына. Тимур бездә бик еш кунакта була. Акыллы, тәрбияле малай. Без аңа уенчыклар алабыз, бергә урамда йөрибез. Безнең булачак балабызга исемне дә ул сайлады. Минем корсагымны сыйпый да: «Бәби, син кайчан чыгасың инде? Без синең белән бергә уйнар идек», – ди.

– Сезнең белән бит әле әниең Любовь Анатольевна да яши. Арага мәгълүм телесериалдагы кебек «Өйдә кем хуҗа?» соравы кереп кысылмыймы соң?

– Юк. Алда әйткәнемчә, гаиләдә дә, өйдә дә Айдар баш. Минем әни ир-атлар коллективында эшли. Бәлки шуңадыр холык-фигыле аларныкы кебек нык, Айдар белән дә уртак телне тиз таптылар. Нинди генә эш килеп чыкса да, бергә киңәшләшеп, сөйләшеп эшлиләр.

– Алинә, гаилә мөнәсәбәтләрендә нәрсәне гафу итә алмас идең?

– Физик хыянәтне дә, вак-төяк үпкәләшүләрне дә гафу итәргә була, әмма бер-береңне хөрмәт итмәүне кичерергә ярамый. Ике арада кайгырту, хөрмәт юк икән, бергә яшәүдән ни мәгънә? Гаилә – хатын-кыз өчен бик җаваплы, зур эш. Монда төрле пландагы актер була белергә кирәк.

Зөһрә САДЫЙКОВА

"Шәһри Казан"

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
19.06.2013 11:54:36

Алинә бик ихлас кеше!
Мин аңа сокланып карыйм! Тавышы бар, таланты бар.
Алинә, гаилә бәхете телим сиңа! Бәхеттә яшә!

18.06.2013 16:18:33

Куптэн авыл балаларын арт якларына тибеп авылга кайтарырга, йормэсеннэр буталып аяк арасында.

14.06.2013 18:57:04

Алина очен шат!!!Булдыра ул!!!=)))Унышлар ана!!!=)))

Последние комментарии