Алия Исрафилова: "Баламны татар җырлары белән үстерәм" (ИНТЕРВЬЮ)

"Азатлык" радиосына биргән әңгәмәсендә Алия, машинада татар радиоларын тыңлап йөрим, баламны да татар мохитендә үстерәсем килә, дип белдере. Җырчының гаилә һәм сәхнә торышы турында тулырак беләсегез килсә, интервьюны укыгыз.

Алия белән сөйләшә башлаганда беренче итеп яшьме ул, әллә урта буын җырчысымы дип сорадык. “Яшь булып каласы килә, яшь җырчылар рәтенә кертегез!”, диде Алия. Һәрхәлдә, ул бүген әни – малай үстерә.

– Алия, гаилә белән сәхнә эшен ничек җайлыйсың?

– Сәхнәне ничек кенә яратсам да, гаилә тормышымнан өстен куям дип әйтә алмыйм. Баламны үстерү, иремне карау, гомумән, гаилә тормышы белән яшәү күбрәк бәхет китерә. Сәхнә гаилә бәхетен алыштыра алмый.

– Үзең турында сөйләп кит әле, кыскача биографияң белән танышасы иде?

– 1983 елның 22 сентябрьдә Казанда тудым, татар гимназиясендә укыдым. Казан дәүләт университетының татар журналистикасы бүлеген бетердем. Аспирантура тәмамладым. Бераз гына “Татарстан” радиосында эшләдем, университетта укытып алдым да, бала табып ялга чыктым.

– Ни өчен журналистика факультетына укырга кердең, мәдәният-сәнгать университетына түгел?

​​– Кая укырга керим дигән сорау тугач, мин инде әлбәттә мәдәният һәм сәнгать университетына керергә теләгән идем, сәхнә белән бәйлим тормышымны дип хыялландым. Әти белән әни инде төплерәк һөнәр алсаң әйбәтрәк булыр дип әйткәч, бик озак сөйләшүләрдән соң журналист һөнәренә тукталдык. Мин укыган вакытта яхшы яза идем, мәкалә, язмаларымны газета-журналларга биреп бардым.

– Сәнгатькә тартылуың әти-әниеңә бәйле түгелме? Аларның оста биюче булуларын беләбез.

– Яшьлекләрендә әти белән әни Казан дәүләт университетының “Каз канаты” дигән ансамблендә берничә ел биеп йөргәннәр. Башка һөнәр сайласалар да, төгәл фәннәрне үзләштерсәләр дә, җыр-бию сәнгатенә бик якын кешеләр. Хәзер дә алар мәҗлесләрдә рәхәтләнеп бииләр, җырлыйлар. Әти минем физика-математика факультетын тәмамлаган, кандидатлык диссертациясе яклаган. Әни – микробиология факультетында укыган. Алар чын мәгънәсендә мәдәнияткә гашыйк кешеләр.

– Аларның җыр-биюне яратуы сиңа нык тәэсир иттеме? Яшьлектәге мизгелләрне хәтерләмисеңме?

– “Каз канаты” белән алар Казанның барлык мәдәни үзәкләрендә чыгыш ясаганнардыр. Миңа ике яшь булганчы әни биеп тә йөргән, үзе белән мине дә алган. Шул вакытта гримерка, сәхнә тузаны исе каныма сеңгәндер. Сәхнә тормышын кечкенә чактан күреп үстем һәм ул миңа якын булды.

– Үзең башкарырга нинди рухтагы җырлар сайладың? Халык җырларымы, эстрадамы?

– Кечкенәдән җырлагач, мин оригиналь идем дип әйтә алмыйм. Өйдә һәрвакыт халык җырлары тыңлый идек, Илһам Шакиров язмалары яңгырап торгач, мин инде ишеткән җырларны башкарудан башладым. Беренче альбом чыккач икенчесендә инде мөстәкыйль буласым килде һәм эстрада җырларына игътибар итә башладым.

– Шул ук мәхәббәт темасымы?

– Нәрсә турында җырлап була инде. Әлбәттә татар эстрадасында да төрле юнәлешләр барлыкка килде. Аларга да игътибар итәм, тик озак тыңлый алмыйм. Кечкенәдән тыңлап үскән жанрлар күңелгә якынрак.

– Эстрада сәхнәсенә ничек күтәрелдең, булыштылармы, үзең мендеңме?

​​– Әйткәнемчә, бала вакыттан ук җырлап үстем, мәктәптә, университетта укыганда бәйгеләрдә катнаштым. Җырларым радиода яңгырый башлады, мин акырынлап-акрынлап, бәләкәй адымнар белән тыйнак кына үзем күтәрелдем. Бар бит кинәт кенә балкып китүчеләр, менә ул вакытта продюсерлык үзәге булышты дип әйтер идем. Мин үз юлымнан бардым. Бүген “Оскар рекордс” студиясе белән хезмәттәшлек итәм.

– Бүген яхшы клип төшереп популярлыкны арттырып була кебек, син яңа клип төшерәчәксеңме?

– Яңа музыкаль каналлары ачылуга клип төшерү җаваплы эшкә әйләнде. Иптәшем Айдар белән киңәшләшеп эшлим, ул – оста видео төшерүче. “Болгар FM” радиосында “Сагынырсың микән” дигән җырым популяр булып китте. Ул җырга клип төшерергә ниятлибез.

– Син университетта укыган вакыт белән хәзерге татар эстрадасы башкаручылары нык аерыламы? Аерма нидә күренә? Татар җырларына мөнәсәбәтеңне беләсе иде.

– Мин укыган чакта Салават Фәтхетдинов белән Зәйнәп Фәрхетдинова бик популяр иде, егетләр-кызлар аларга охшарга тырыштылар. Ә бүгенге яшьләр индивидуальлеккә омтылалар. Беркемгә охшамыйча, үз юлларын эзлиләр. Бу күренеш миңа бик ошый.

Кайвакыт җырчылардан, аерым кешеләрдән татар эстрадасы артта калган, чит ил җырчылары алга киткән, аларны тыңлыйм дигән сүзләр ишетәм. Мин үзем машинада татар радиоларын тыңлап йөрим. Минем балам үсә, аны татар мохитендә үстерәсем килә. Безнең өйдә һәрвакыт татар җырлары яңгырый. Алар нинди генә булмасын, артта калганмы, алга киткәнме – ул татарча, үзебезнеке. Өебездәге киштәләрдә татар китаплары тезелгән. Әгәр без балаларыбызны татар мохитендә үстермәсәк, ул китаплар киштәләрдә тузан җыеп калачак бит. Мин андый киләчәк теләмим. Татар китаплары укылсын, татар җырлары тыңлансын! 

Чыганак.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
25.09.2015 06:52:03

Туган көнең белән!

04.04.2015 13:32:29

Фәнни уңышың белән котлыйм.Гайбзт мәсьәләсендә Син хаклы түгел. Гайбәттән качып котылып булмый.Тыелган җирдә гайбәт күперә генә... Гафу!

08.03.2015 07:02:20

Бәйрәмегез белән сине!Дөньяның бар матур чәчәкләре сиңа!

27.12.2014 10:03:22

Яңа ел белән, сине!Гаилә бәхете һәм иҗат уңышлары теләп калам.

25.09.2014 20:23:46

Ачулан инде миңа,һич югында...

22.09.2014 11:39:56


Алия! Бәгеремнән чыккан котлауларым Сиңа. Туган көнең белән......
......

......

Һәр көн саен төштә
сине очратам да,
тәүге күргән сыман,
хисләр ташый тулып.
Күзне ачам, гүя
җирнең иң бәхетлесе -
мәхәббәтен тапкан
иләс гашыйк булып.

Югыйсә бит, беләм,
бу бит төштә генә!
уем кайтавазы
булып хыял ага.
Уянуга шатлык,
чәлпәрәмә килә,
таш тигәндәй минем
бәхет- пыялага.

Төнне көтеп йөрим
уйлар дәрьясында,
Күз йомуга, киләм
очып каршыңа.
Күңелемдә, өндә
уйный “Матәм маршы”,
Ә төшемтә атлыйм
“Мендельсон маршы”на.



05.10.2012 23:33:23

алияында баласы турында ничэнче кат укыйм инде. сездэ икенче бугай. зарыктырып туган бала кадерле буладыр

Последние комментарии