Алия Мостафина дуслары белән “аська”дан аралаша

Лондонда узучы Олимпия уеннарында гимнаст Алия Мостафина өч төрле дәрәҗәдәге медальләр яулады. Бу аңа җиңел генә бирелмәде.


Алия 1994 елның 30 сентябрендә Мәскәү өлкәсендә туа. Әтисе – Фәрхәт тә спортчы, 1975 елда грек-рим көрәше буенча Олимпия чемпионы исемен яулаган кеше.

Спорт белгечләре татар кызы Алия Мостафинаны Россия спорт гимнастикасының өмете дип атый. Күпләр аны хәтта танылган Светлана Хоркинага тиңли. Спорт карьерасын Алия җиңүләрдән генә башлый дисәң дә була. Яшь булуына карамастан, ул инде ике тапкыр Дөнья чемпионы исемен яулады.

17 яшьлек кызчык көчле характерлы булуын да раслаган шәхес. 2011 ел Европа чемпионатында чыгыш ясаганда Алия аягын җәрәхәтләп, катлаулы операция кичерә, озаклап дәвалана. Бу теләсә кемне сындыра алырлык авырлыклар. Тик Алия күнегүләргә әйләнеп кайтып, Олимпия уеннарына баруны максат итеп куя.

Уеннарга әзерләнгән арада Алия "PROспорт" журналы фотосессиясендә катнашып, әңгәмә биргән иде. Шушы кыска гына әңгәмәне сезгә дә тәкъдим итәбез.

- Ни өчен син ике телефон белән йөрисең?

- Берсеннән сөйләшәм, икенчесе белән «аська»да утырам.

- Ә кем белән аралашасың?

- Дусларым белән.

- Синең күп дусларың спортчымы?

 - Алай димәc идем. Минем иң якын дустым медицина колледжында белем алып, минем шәхси массажистым булырга тели.

- Мәктәптә нинди фәннәрне яратып укыйсың?

- Алай яратканнары юк, мин мәктәпкә йөрергә генә яратам.

- Ә синең көн тәртибең нинди?

- 6:20дә йокыдан торам. Юынгач, сәгать ярым зарядка ясыйм, иртәнге аш ашыйм, берәр сәгать ял итеп алам. Аннары инде өч сәгать күнегүләр ясыйм, төшке аштан соң, берничә сәгать ял итәм һәм тагын өч сәгать шөгыльләнәм. Кич белән массаждан соң ашыйбыз һәм юынып йокларга ятабыз.

- Ә мәктәпкә кайчан барасың?

- Обедтан соң кайвакыт барып кайтам.

- Ә ял көннәрен ничек уза?

- Кибетләрдә йөрергә яратам.

- Бер баруда күпме акча тота аласың?

- Белмим дә инде, әмма 25 мең минем рекорд.

- Ә сиңа үзең эшләгән акча җитәме?

- Әйе.

- Ә сиңа бәхет өчен күпме акча кирәк?

- Бәхет акчада түгел...   

ФОТОчыганак.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
13.08.2012 10:20:06

"Акчан житэме?, купме акча кирэк?, кибеткэ баргач купме акча туздырасын?, телефонын кигэ ике?"...
Эх, шул журналистларны, тотып кыйнарсын!

10.08.2012 17:08:13

Фэрхэт олимпия чемпионы тугел,3 урын ала.

Последние комментарии