Алла Пугачева башка ир-атка мәхәббәтен аңлаткан, ә Галкин...

Алла Пугачева Михаил Жванецкийга 85 яшь тулу хөрмәтенә сюрприз ясаган - яшерен банкет оештырган. Бу хакта юморист берни белмәгән, җырчы тарафыннан булган мондый зур бүләктән хәттә телсез кала язган. Кич буе аның хөрмәтенә Алла җырлаган "дифирамбалар" күңеленә бик хуш килгән.
Алла Пугачева Жванецкийны гений дип саный. Әлеге көтелмәгән банкет аның Михаил Михайловичка булган олы мәхәббәте чагылышы дип белдерә. Банкетта җырчы юбилярга озын гомер теләгән, дип яза ШК.
 
Пугачеваның ире Максим Галкин шулай ук әлеге бакетта булган. Ул хатынын бөтенләй көнләми булса кирәк. Максим үзенең микроблогында видео урнаштырып, бәйрәмнең күңелле үтүе турында язган.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии