Алмаз Сабирҗанов: "Диванда сузылып эшсез яткан ир-атларны аңламыйм" (ФОТО)

Актер Алмаз Сабирҗановның Камал театрында эшли башлавына 7 ел булды. Шул арада ул 15 ләп рольгә җан өрергә өлгерде. Бүген без сезгә Алмазның гаилә һәм иҗат тормышы турында якыннанрак танышырга тәкъдим итәбез.

— Алмаз, синең авыздан “Мин бик оялчан егет идем” дигән сүзне ишеткәнем бар. Сәхнә юлын сайларга бу сыйфат бер дә комачау итмәгән бугай?

— Артык оялу мәктәп елларында гел комачаулады (көлә). Җырга, сүзгә осталыгым булып та, оялчанлыгым аркасында еш кына читтә кала идем. Ниндидер номер күрсәтү, чыгыш ясау иң катлаулы эш кебек тоелды. Катнашмас өчен качып йөргән чаклар да булды. Шулай берсендә тарих укытучысы Венера апа “кысты” бит. Җайлап-майлап, көч-хәл белән бер-ике тапкыр сәх­нәгә чыгарды. Шуннан әкренләп ияләшә бардым, шомара төштем. Төрле мини-спектакльләр әзерләгәндә рольгә яхшы керә идем. Сәхнәгә чыкканчы гына читен икән ул, аннары барысы да онытыла.

Әнием Гөлсинә Алабуга культура-агарту училищесын тәмамлаган. 17 ел буе мәдәният йорты мөдире булып эшләде. Авыл халкы өчен гади итеп спектакльләр әзерлиләр иде. Мостай Кә­римнең “Кыз урлау” әсәрен куйганда мин дә катнаштым. Театрга мәхәббәт мәктәп елларында ук уянды.

11 нче сыйныфны тәмамлагач, югалып калдым. Нинди һөнәр сайларга дип аптырадым. Инде сыйныфташлар урнашып бетте, ә мин уйламаган да. Ярый әле әти-әни, кирәк дип кенә, телә­мәгән җиргә кертмәде. Алар һөнәр сайлауны үз ирегемә калдырды. Кайчандыр комиссиядә имтихан кабул итеп утырган остазларым белән хәзер бер сәхнәдә уйнавымны бәхет дими ни дисең?!

— Чистай мишәре бит син. Сәхнә туган телдә камил, чиста сөйләшүне таләп итә. Җиңел булмагандыр?

— Укырга кергәндә Наил абый Дунаев: “Энем, осталыгың бар. Парашюттан да сикердең, поэ­маны шәп укыдың, рольгә яхшы керәсең. Әмма чыкылдап торасың бит. Нишләтербез инде?” — дигән иде. Теләгем зур булгач, тырыштым, телне шомарттым.

Авылга кайткач, үзебезнекеләр белән онытылып сөйләшәм, ә кичләрен, бүлмәгә бикләнеп, кычкырып татарча китаплар укый, “к”, “ч” хәрефләре кергән җөмләләрдән торган күнек­мәләрне кат-кат эшли идем. Әкренләп үз дигәнемә ирештем.

— Эшчәнлекне Уфа “Нур” театрыннан башлагансың. Анда ничек барып урнаштың?

— Без укырга кергән елны Фәрит Бикчәнтәев Уфа “Нур” театрына махсус курс җыйды. Мин дә шунда эләктем. Укуны тәмамлагач, барып бер елга якын эшләдем. Шул чорда Казанны, Камал театрын ничек сагынганымны белсәң?! Фәрит абыйга, мәрхүм Шамил абый Закировка рәхмәт. Алар биредә үземне сынап карарга мөмкинлек бирде. Эшемә җаваплы карыйм. Яңа рольләрне башкарганда аеруча борчылам. “Йөзек кашы”н әзерләгәндә 3,5 кг га ябыктым. Хәрәкәт күп, бик эмоциональ булуым да тәэсир итә бугай. Кайчак артык бирелеп, онытылып китәм. Эшкә генә түгел, театрның бинасына гашыйк мин, биредәге атмосфера рәхәт. Тәүлекнең иң күп өлешен театрда үткәрәм. Бу — икенче өебез.

— Театр үз хезмәткәрләрен яшәү урыны белән тәэмин итә. Шулай да, анда дүрт кешелек гаиләгә кысанга туры киләдер?

— Алай кысан димәс идем. Анда театрның күп актерлары яши. Шундый ияләштек, без хәзер бер гаилә кебек. Бер-беребезгә йөрибез, балаларыбыз бергә уйный. Алла боерса, фатир булачак, көтәбез. Әле китәсебез дә килмәс, дибез.

— Алмаз, Илсияр белән бер университетта укыгансыз икән. Ул да сәнгать дөньясында кайныймы?

— Илсияр Апас ягыннан, Каратун станциясеннән. Өйләнешүебезгә 19 декабрьдә 4 ел була. Университетта бер елларда укыдык, бер тулай торакта яшәдек. Әмма ул чакта ничектер игътибар бирмәгәнмен. Сәламләшеп кенә йөри идек. Мөнәсәбәтләр шуннан узмады. Ә соңрак, университетны тәмамлап, берничә ел үткәч, очраклы гына тагын юллар кисеште. Бу юлы аңа җитди карадым, күз салдым һәм шуннан ычкындырмадым инде. Башкалар кебек еллар буе йөреп маташмадык (көлә). 10 ай очраштык та өйләнештек.

Илсияр дирижерлык бүлеген тәмамлады. Сәнгать юлыннан китмәде. “Изюм” ресторанында менеджер булып эшләде. Хәзер декрет ялында. Ике кыз үстерәбез. Балалар кечкенә, хатыныма кыенгарак та туры килә. Шуңа буш вакыт табылдымы, кызларым белән булырга тырышам. Зурысы Алия балалар бакчасына йөри. Рәсем ясарга оста, бөтен нечкәлекләрен уйлап эш итә, шаккатыра. Биергә ярата, гел музыка куюыбызны сорый. Кечкенә Әдиләбез дә әрсез. Үрмәләмәгән җире юк, өстәлгә менә. Инде шкаф ишекләрен ябыштырып куя башладык (көлә). Өйдә дә көн саен спектакль безнең.

— Син спектакльдән, репетицияләрдән кайтып кермисең. Өйдәге эшләр күбрәк Илсияргә эләгәдер?

— Бездә алай эш бүленеше юк. Студент елларында ук ашарга пешерергә өйрәндем. Өйләнгәч, бергәләшеп әзерләү тагын да күңеллерәк икән ул. Гаиләмә бәйрәмнәр ясарга яратам. Кайчак иртән торгач: “Илсияр, бүген сиңа ял. Ашарга үзем әзерлим”, — дим. Эш бетмичә, аларны аш бүлмәсенә кертмим. Әзер булгач, матур итеп табын корам, шуннан соң гына чакырам. Һәрчак “Тәмле!” дип ашыйлар. Үзе ресторанда эшләгән кеше миннән күпкә тәмлерәк әзерли инде. Әмма сер бирми, тагын пешерсен дип канатландыра.

Балаларны да карашам, кирәксә, киемнәремне дә юып куям. Бер гаилә бит без, нигә бүлешеп торырга?! Ул бала белән утырганда савыт-саба юсаң, бәяң төшәме? Диванда сузылып эшсез яткан ир-атларны аңламыйм. Миндә андый тәкәбберлек юк, барысын да бергә эшлибез.

— Туганнарың турында да сөйлә әле.

— Әти-әнием Чистай районының Татар Ялтаны авылында яши, җир җимертеп эшләп йөриләр. Әтием Реваль механизатор, телемастер. Техниканы яхшы белә. Әнием Гөлсинә, әйткәнемчә, клубта эшли.

Киләсе елга гаиләбездә юбилейлар елы. Әти-әниемә — 50, миңа 30 яшь тула. Илсияр белән өйләнешкәнгә 5 ел була.

Гаиләдә өч бала үстек. Сеңлем Гөлназ кияүдә, районда яшиләр. Ул пешекче белгечлеген үзләштерде. Энем Илназ 1995 елгы, Чистайда программистлыкка укый. Сәхнә белән мин генә “авырдым”.

— Алмаз, Камал театрында күп актерлар оста балыкчылар. Сине ул исемлеккә кертергә буламы?

— Мин дә балыкчы. Отпускта аеруча еш йөрибез. Авылда матур күлләр бар, Чирмешән елгасы ага. Шуннан кайтып кермибез. Хезмәттәшләр белән Казан тирәсендәге берәр күлгә барып утырабыз. Тәмен белеп кенә тотабыз. Әй, шундый рәхәт процесс ул!

— Яңа ел көннәрендә Кыш бабай булып йөргәнеңне дә беләм. Быел сине чакыртырга буламы?

— Үткән ел кызык өчен генә тоттым да www.vkontakte.ru сайтындагы битемә: “Мин Кыш бабай. Сезгә килергә әзермен. Языгыз”, — дип куйдым. Дуслар арасыннан Кар кызы да табылды. Чакырулар килә башлады. Берничә фатирга барып, балаларга бәйрәм ясадык. Файдасын, тәмен белдем моның, ошап китте. Шуңа, эшкә зыян китермичә генә, быел да йөрергә исәп бар. 



Сабирҗановлар гаиләсе

"Тартюф" спектаклендә Милиционер ролендә



"Арбалы хатыннар"да комсомол Абдулла (Хәлим Җәләлов белән)

Лилия ЙОСЫПОВА
Чыганак.

 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
16.01.2013 18:58:05

Алмаз молодец!эле 2 бала атасы да икэн.сина гаилэндэ дэ, эшендэ дэ унышлар телим!так держать!

16.01.2013 18:49:38

ООО!УЛ ИКЕ БАЛА АТАСЫ ДА ИКЭН ЭЛЕ.МОЛОДЕЦ!ГАИЛЭНДЭ ХЭМ ЭШЕНДЭ УНЫШЛАР ТЕЛИМ!

16.01.2013 01:09:47

Бик яхшы,оста уйный, Молодец! "Диләфруз" дәге Амур, "Кыю кызлар" дагы Миртимер, "Йөзек кашы" нда Айдар рольләре бигрәк тә ошый.
Гаилә бәхете,иҗади уңышлар телим...

27.12.2012 20:25:17

Эйе,бер эш кыралар да и сойлэнгэн булалар,эле йомырка кабыгы эченнэн чык,аннан сойлэрсен

26.12.2012 10:08:21

Аңнарсың әле,рано мыҗлыйсың.

25.12.2012 16:53:00

Молодец, Алмаз! Булдырасың! Гаилә иминлеге, барыгызга да сәламәтлек, яңа шәп рольләр уйнавыңны теләп калабыз. Бара торган юлың дөрес, кыйблаңнан тайпылма берүк!

Последние комментарии