Алсу Әбелханова: «Динә Гарипова миннән рөхсәт сорамады»

«Голос» проекты җиңүчесе, Татарстанның атказанган артисты Динә Гарипова еш кына Алсу Әбелханованың «Пар алкалар» җырын башкара. Әмма Динә моңа рөхсәт сорамаган булган.

"Динәнең җырлавын бик яратам, тавышы да ошый, «Голос»тагы чыгышларын да дулкынланып күзәттем. Һәр җырчы өчен җыр бала кебек якын. Мин дә кайбер олы артистларның җырларын бик яратам, әмма башкарырга теләсәм, рөхсәт сорыйм. Ризалык бирмәгән очраклар да була. Динә «Пар алкалар»ны, бу минем яраткан җырым, дип башкара. Без кайвакыт бер үк концертларда кисешәбез. Шуңа да ул минем репертуардан җырымны рөхсәтсез башкарырга тиеш түгелдер. Әдәп­лелек булырга тиеш. Ул шундый дәрәҗәгә җиткән икән, аңа үз репертуа­рын булдырырга, икенчедән, «Пар алкалар»ны, һич югы, аранжировкасын яңартып җырларга кирәк. Чөнки Динә минем аранжировкага кушылып җыр­лый. Ул 2002 елда эшләнде, тавышлары да искереп бетте. Мәскәүдә, чит илләрдә эшләгәч, рөхсәт сорап, матур гына эшләсә, дөресрәк булыр иде. Директорым аның белән матур гына сөйләште, әмма интернетта Динәнең «Пар алкалар»ымны башкарган видеолары һаман да чыга тора", дип белдергән Алсу "Шәһри Казан" газетасына..

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
20.11.2015 20:11:57

Алсу,сенелем.Кем сон син эле шулкадэрле,синнэн сорарга.Балакаем ул жыр татар халык жыры.Ин беренче бу жырны Алия Исрафилова жырлады.

Последние комментарии