Алсу Фазлыева балаларын йогышлы авырулардан сакламый

Татар эстрадасының популяр җырчысы, тамада Алсу Фазлыева ике ир бала үстерә. Ул балаларын кайсыбер йогышлы авырулардан сакламый икән.
Интертат.ру сайты хәбәрчесенә болай дигән:

- Олы улыбыз Аяз кечкенә чагында бик еш чирләде. Балалар бакчасына йөргәндә дә гел салкын тия иде аңа. Кыскасы, һәрдаим төрле вируслар ияреп кенә торды. Шул вакытта мине "4 яшьтән соң бала чыныга, авыртмый башлый", дип тынычландырдылар. Чыннан да, бу сүзләр хак булып чыкты. Ә болай һәрвакыт өстәлгә сарымсак һәм суган турап куям. Җил чәчәге кебек йогышлы авырулар белән кечкенә чакта авырсалар яхшырак, диләр, шуңа күрә балаларны андый авырулардан сакламыйм.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии