Алсу Хәбибуллина үз кешесен көтеп яши (ӘҢГӘМӘ)

Алсуның исә бик озак тәнәфестән соң, кабаттан иҗади киңлеккә чыгып килүе. Балык Бистәсе, Алексеевск, Арча районы авыллары, мартның соңгы көнендә – Кукмара, апрельдә исә Казан тамашачысы каршында имтихан тотарга җыена ул. Иҗаттагы тукталышы, шәхси тормышындагы глобаль үзгәрешләр, кызы-йолдызы Эльвинасының уңышлары хакында Алсу үзе сөйләде.

 – Бәлки, гаҗәп тә тоелыр, әмма мин сәхнәдә үз урынымны кабат нульдән башлап булдырырга керештем, – дип сөйләп китә Алсу, яңалыклары белән уртаклашып. – Бер син генә түгел, күпләрдән: «Кая югалдың?» – дигән сорау ишетергә туры килде. Югалмадым да кебек үзе – сәхнәгә чыгу бит әле ул үзе бер әзерлек сорый: афишалар ясату, күлмәкләр тектерү, репертуар, программа булдыру...

– Репертуар, белүемчә, синең һәрвакытта булды кебек – озын-озак тәнәфес алып, тамашачы хозурыннан гына югалдың...

– Югалып торуымның сәбәбе җитди булды: башта гаиләле булгач, күзгә артык чәчрәп керми торган рольгә – хатын-кыз, әни булуга зур басым ясадым. Җыелма концертларда катнаштым, дуэт буларак җырладык. Ул чорда сәхнәгә, гастроль тормышына артык басым ясыйсым килмәде дә. Табигатьтән шундый холыклылык, күрәсең, мин – өй кешесе. Анда чисталык булырга тиеш, ашарга пешкән-төшкән, бала караулы дигәндәй... Алай ук булырга ярамаганын хәзерге каланчамнан торып кына әйтә алам – хатын-кыз өй мәшәкатьләренә генә чумарга, гаилә дип кенә «эреп бетәргә» тиеш түгел икән. Үз һөнәреңне, үз теләкләреңне чынга ашыру юлында да тырышырга кирәк. Хатын-кыз да шәхес, ул да һәрдаим формалашып торырга тиеш.

– Хатын-кыз җырчы өчен анысы аеруча четерекледер инде аның – сәхнәдә дә балкы, өйдә дә барысына да өлгер.

– Аның өчен сине тулаем аңлап кабул итәрлек терәгең булырга тиеш. Яшь чакта кияүгә чыкканда аны уйлап бетермисең икән. Мин дә яшь чакта, үземнең кешем булса иде, дип тели белмәгәнмен. Аңа еллар узгач кына төшендем. Акыллы, төпле булса иде, дип теләдем – алары чынга ашты, әмма без Эльвинаның әтисе белән җандашлар булып чыкмадык. Холыклар туры килеп бетмәгәч, бер-беребезнең тормышын ваткаламыйк, дип, икебез ике юлдан китәргә булдык.

– Бу карарга килү өчен, бала күңеле турында мең кат уйланылгандыр, Алсу?

– Эльвинага яхшылап аңлаттык, ул аңлады. Әмма аерылыштык та дошманлаштык, дигән сүз түгел. Без бик яхшы мөгамәләдә – әтисе Эльвина тормышында, элек ничек – хәзер дә шундый ук күләмдә роль уйный. Һәркөнне иртән мәктәпкә илтә, бала тормышындагы мөһим карарларны кабул итүдә дә Ирекнең сүзе иң мөһиме. Безгә һәрвакыт ярдәм итеп тора, анысы да күп нәрсә турында сөйли: ул – бик яхшы ата, төпле, акыллы ир-ат. Шуңа мин, ул безнең тормыштан югалды, бала күңеле кителде, дип тә әйтә алмыйм. Эльвина да минем өчен башка кыйммәтләр, башка мөнәсәбәтләр кадерлерәк икәнен аңлады, әти-әнисенең карарына хөрмәт белән карады.

– Алсу, иҗаттагы яңа сулыш, яңа күтәрелеш шушы рухи үзгәрешләр белән бәйле булдымы?

– Шулайрак. Үземне берничә ел чикләп яшәгәнмен. Монда кемнедер гаепләп әйтүем түгел, әлеге нәрсә үземнең рухи дөньям белән генә бәйле. Әмма шәхси тормышымдагы үзгәрешләр миңа кабаттан «уянырга», иҗади талпынырга ярдәм итте. Урыс әйтмешли, «всё, что не делается, всё к лучшему». Әле шушындый глобаль үзгәрешләр булмаса, мин сәхнәгә үзем генә, ныклы ышаныч белән кайта алыр идемме икән?! Берүзем район-шәһәрләргә чыгып китеп, концертлар оештырырга алыныр идемме?

– Бу хатын-кызның, көчсез булуы белән беррәттән, анда арыслан гаярьлеге яшеренгән булуы турында сөйли инде.

– Аллага шөкер, үземне көчсез дип әйтә алмыйм. Аерылышуым турында ишетелгәч тә, күпләр аптырап калды. Әйе, кемдер булганына шөкер итеп, эчтән көеп яшәсә дә, тотрыклыланган тормышын үзгәртергә кыймас иде. Мин үзгәрттем – җаным теләгәнчә яшисем, үз кешемне – мине аңларлык, җандаш булырлыкны табасым килде. Ышанам, ул кешене табачакмын. Ул, бәлки, минем янәшәмдә генәдер дә әле...

– Ишетелгәч, дидең – безнең җәмгыятьтә бит әле ул ялгыз калганнарга «специфик» караш та яшәп килә...

– Ялгызларга җиңел булмаганын да тоярга өлгердем – ул көндәлек тормышта да үзен сиздертеп торырга онытмый. Һәр эштә ир-ат кулы, ир-ат ышыгы кирәк дигәндәй. Шөкер, алай бик кирәктә Эльвинаның әтисе ярдәм итә, дуслар-туганнар, әти-әни ярдәмен дә тоеп яшим.

– Эльвина үзең буе булган инде, сөбханалла – кызлы кеше үзе үк бәхетле кеше, диләр.

– Мин Иреккә кызым өчен булса да зур рәхмәтле: Эльвинам – тормышым мәгънәсе. Әтисенә дә охшаган, миннән алган сыйфатлары да җитәрлек. Бүген ул 12 нче татар гимназиясендә белем ала, Аллага шөкер, бу мәктәпкә күчкәч, татарчасы яхшырды. Яхшы билгеләргә укый, бию белән «җенләнә». Хәер, үзем дә аның яшендә – 12-13тә биергә бик ярата идем.

– Әнисенә охшаса, сәхнәгә дә чыгар әле?

– Алла боерса, апрель ахырында Казанда булачак концертымда ул үзенең хип-хоп биюе белән чыгыш ясаячак. Аннан битәр, үзем дулкынланам инде – олы сәхнәгә тәүге күтәрелүе бит.

– «Җырларымда – язмышым» дигән әлеге программада без Алсуның язмышы белән танышачакбызмы?

– Язмышым да, бүгенгем дә, киләчәккә уй-хыялларым да әлеге концерт программамда урын алыр дип уйлыйм. Инде районнарда концертларымда булган тамашачы игътибар иткәндер – быелгы программам күбрәк элеккеге ретро җырларга, халык моңнарына нигезләнгән. Концерт киемнәрем дә милли орнамент-бизәкләр үрнәгендә тектерелде. Яңа яздырылган җырларымның бик азын гына әлеге язгы программамда тәкъдим итәчәкмен. Бу концертым белән тамашачыга элеккеге Алсу булып кайтасым килә. Алдагы көзге программада исә тамашачы Алсу Хәбибуллинаны бөтенләй башка ракурстан ачар дип уйлыйм...


Гөлнара ҖӘЛИЛОВА
"Шәһри Казан"

 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
04.04.2014 15:09:34

Фамилияларын бутап язган булсам гафу итэрсез, икэу иде алар. Шуларнын карасы. Ул тозсыз жырчыларнын исемнэрен истэ калдырып буламени...

03.04.2014 23:18:49

Алсу, Кукмарадагы концертында булдым. Молодец! Жырларынны рэхэтлэнеп тынладым, сагындырганнар,киемнэрен дэ бик шикарный иде. Тик зинхарларым очен ул Габбасов дигэн жырчынны йортмэ узенне кеше колкесенэ калдырып. Мин андый тубэн культуралы жырчы кургэнем юк иде. Ул узен иске авыл клубында жырлыйм дип уйлады бугай. Теле эйлэндереп оч суз кушып эйтэ алмый, нинди пошлый анекдотлар сойлэде, сыра эчеп утырганда сойли торган, эле ул аларны сойли белсэ ярар иде. Куп урлэр яулаган жырчылар да анын хэтле развязно тотмыйлар узлэрен. Мангаена язылган ярамаган тагын бу колхозникларга дип. Мин чыдамадым залдан чыгып киттем.

01.04.2014 23:05:30

Эйе, "саерак" шул. Берэулэр кебек,кайсы кибеткэ йорулэре,кайсы илдэ ял итулэре, иреннэн ничэ йозек -алка кыйммэтле духилар алуы турында ботенлэй сойлэмэгэн. Кайберэулэрдэн аерылып тора,шул ягы белэн! Житмэсэ,аерылган ирен дэ яманламаган!
Чынлап та,сай хатын!
Исенэ тошэр сон булыр, лэкин мондый матур,акыллы хатын ул ирдэ булмас шул.

31.03.2014 15:44:38

Дорес эйтэ Эбубэкэр,жырчы Алсунын интервьюсыннан белеп була доньяга карашын,кызыксынулары саерак хэм таррырак,кызганычка каршы.

31.03.2014 15:41:22

Алсу ирсез калмас,чонки ул сексуаль хэм темпераментлы хатын,унышлар гына ана телибез.

31.03.2014 10:20:55

Алсу бик матур жырлый, ана усэргэ кирэк дип саныйм. Ире бик эйбэт булса да кешенекен белеп булмый, аерылышканнар икэн инде, димэк житди сэбэплэре булган. Бэхет телим сина, Алсу.

29.03.2014 22:08:06

Киресенчэ,син примитив. Исеменнне дэ дорес яза белмэгэч!
Алсу читлектэ ябылып ятарга телэми.
Ир кеше эшли яши,развивается,э Алсу нэрсэ?
Домработница кирэксэ яллар.

29.03.2014 21:40:29

Алсу ярык тагарак хәлендә калма. беренче ирең әйбәт синең. Кызыңны карагач, булышкач тагын сиңа ни кирәк. Гаиләле булгач әлбәттә ирне дә, баланы да карарга кирәк. Мин көчле хатын дип чаң сугарга ярамый. Булганына шөкер итәргә кирәк.

28.03.2014 14:34:23

Алсуга ир заты кирэк.

28.03.2014 10:20:44

Бигрэк тар хэм примитив фикерле икэн Алсу дигэн жырчы,белмэгэн идем.

28.03.2014 09:20:47

Бер киселгэн икмэк кире ябышмаган кебек,бер аерылган кешенен язмышы шулай дэвам итэ ул.Булса беренче ирдэн була бэхет,булмаса ирдэн иргэ йэрисен инде,тем более зур кызы да бар.Ирлэр бит алар "артык тамак" ашатып ятмыйлар.Узеннен балан кебек атлыгып тормыйлар булышырга.Яше дэ бара бит,кырыкка житеп килэ,бик кызганыч шундый матур гаилэлэр тарала))))

Последние комментарии