Алсу туган көнен кабат әтисенең туган авылында уздырачак

Менә инде бишенче ел рәттән Алсу үзенең туган көнен әтисе Ралиф Сафинның туган авылында зурлап уздыра. Быел да 8 июль көнне Алсуның 29 яше уңаеннан зур концерт оештырылачак. Концертта «Иванушки Int.», Салават Фәтхетдинов, Роберт и Фәридә Тимербаевалар, татар 1әм башкорт эстрадасының башка артистлары да катнашыр дип көтелә.


Бүгенге көндә Башкортстанның Илеш районы Уяндык авылында концертка әзерлек эшләре бара. Чөнки концертка 20 мең кеше килер дип көтелә.

Концерт исә кичке 7дә башланып, төнге сәгать 2гә кадәр дәвам итәчәк. Тамаша гадәттәгечә бәйрәм салюты белән тәмамланачак, ди оештыручылар.

Фотоның чыганагы

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
24.07.2012 16:20:49

бик яратам Алсуны да, ижатын да...бик молаем, чибэр татар кызы...артыгын чишенми дэ, тыйнак кына да, бэхет телим ана ))

12.07.2012 23:13:32

Алсу уздырган бу бэйрэмдэ булдым,Уяндык авылынын табигатенэ,андагы матурлыкка,чисталыкка шаккатып кайттык.Бэйрэм узе искиткеч кунелле булды,ботенесе дэ уз урынында,Салаватнын,урыс малайлары Иванушкиларнын,Алсунын узенен чыгышларын бик яратып карадык!Рэхмэт Алсуга!шундый бэйрэмне эле кайда хэм кайчан курер идек!!!икенче елга да алла боерса рэхэтлэнеп Уяндыкка барырга уйлап торабыз!бик ошады,рэхмэт!!!

Последние комментарии