Алсуны балачактан чыгармыйлар

Җырчы Алсу үзен тамашачылар һаман кечкенә кыз сыйфатында кабул итә дип саный. «Мине кайчакта элеккечә үк чәчләрен толымлап үргән, кулына уенчык аю баласы тоткан кечкенә кыз итеп кабул итәләр.

Моннан беркая да качып булмый, «Зимний сон» чыннан да минем иң танылган җырым. Бу образ миңа гомерлеккә ябышып калгандыр дип уйлыйм. Бик теләсәм дә, ул бала имиджыннан арына алмам төсле. Мине балага санаучылар тамашачылар гына түгел. Гаилә дусларыбыз Лев Лещенко, Иосиф Кобзон да миңа, күргән саен, «әй, балакай», диләр. 30ны тутыруымда аларның эше юк. Мине бала вакыттан ук, әле җырчы булып киткәнче үк беләләр шул алар», – дигән иде Алсу «Аргументы и факты» газетасына биргән интервьюсында.

Әмма Алсуга бүгенге яше бик ошый. «Син әле һаман да 20 яшьтәге кебек күренәсең, әмма башта инде бар да тәртипкә салынган», – ди ул бу яшь турында. Алсуның музыкаль карьерасы 1998 елда 15 яшьлек чагында башланган иде. Ә беренче җырларыннан булган «Зимний сон»ы белән «Иногда»сы җырчының визит карточкалары булды. Аның «Алсу» дип аталган беренче музыкаль җыентыгы исә 1999 елда сатуга чыгып, 6 ай эчендә 700 мең күчермәдә сатылып бетте. Инглиз телендәге Solo җырын башкарып, 2000 елгы Евровидениедә икенче урынны алганын да күпләр хәтерли булыр. Әле 2008 елга, ягъни Дима Билан Евровидениедә 1 нче урынны алып кайтканчыга кадәр әлеге нәтиҗә Россия өчен бу конкурста иң югарысы булып саналды.

"Шәһри Казан"


 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии