Анастасия Заворотнюкны ниләр борчый?

Актрисаның ире белән яхшы таныш кеше Анастасия Заворотнюкның онкология белән авыруы турындагы хәбәрләрне кире какты. "Анастасия бала тапканнан соң әле булса формага килмәгән. Актрисаның тән авырлыгы сизелерлек артты. Һәм бу аны нык борчый", - дигән ир.
Ул шулай ук, Заворотнюкның башка ир белән флиртлашуы турындагы имеш-мимешләр аркасында гаиләдә аңлашылмаучанлык килеп чыгуын да әйткән.
 
"Шулай булгач, аңарда яман шеш түгел, ә депрессия", - дигән гаиләне якыннан белгән кеше.
 
Элегрәк мәгълүмат чаралары, өченче баласы туганнан соң, актрисада баш мие яман шеше табылуы хакында хәбәр иткән иде. Ул театрдагы спектакльләрне кичектергән һәм социаль челтәрләрдә яңа фотолар куюдан туктаган. Актрисаның бу гамәле күпләрне сагайтты. Әмма аның концерт директоры Стас Христов бу имеш-мимешләрне кире какты.
 
Соңрак Заворотнюк үзе дә бернинди чараларда да катнаша алмавын белдерде һәм сәламәтлеге белән бәйле проблемалар турындагы сорауны җавапсыз калдырды, дип яза Кызыл таң.
Фото: ria.ru. 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии