Артистлар корбан чалды (ФОТО)

Дини бәйрәмнәрнең иң олысы, мәртәбәле һәм нурлысы булган Корбан бәйрәмендә корбан чалу - изге гамәл. Корбан чалу бары бер ният – Аллаһы ризалыгы өчен дип башкарыла. Эстрада артистлары арасында да корбан чалып, изге гыйбадәт кылучылар бар.

Булат Нигъмәтуллин: Корбан гаете көнендә ел да мәчеткә барабыз, ә хатын-кызлар табын корып өйдә көтә. Аллага шөкер, берничә ел рәттән корбан чалабыз. Безнең гаилә быел тормыш иптәшемнең туган йортында, сеңлем Дилә исә үз исеменнән Мари Иленең Бәрәңге районы Мазарбаш авылындагы йортыбызда корбан чалды. Кылган гамәлләребез кабул булсын иде!

Ришат Шәйхетдинов: Беренче тапкыр миңа атап корбан чалган идек. Быел гакыйка корбанын кызыбыз Рианага багышладык. Бу изге эшне Чаллы янындагы Тукай районы Әҗмәкәй авылында башкардык. Аллага тапшырдык, кабул булсын, иншалла!

Сәгыйть Гыйбашев: Ел саен булмаса да, мөмкинлек булганда корбан чалырга тырышабыз. Бүген иртән мәчеткә бәйрәм намазына бардык. Олы улым Альгиз белән Казанның Алтан бистәсендәге йортыбызда корбан чалдык. Бу юлы аны тормыш иптәшем Фәридәгә багышладык. Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен булсын, амин!

Илназ Баһ: Алдагы елларда улларыбыз Рамил белән Камилгә, ә быел төпчегебез Марсельгә атап корбан чалдык. Бу изге эшне Чаллыда, тормыш иптәшем Гүзәлнең әти-әнисе йортында башкардык. Изге Корбан бәйрәме көнендә кылган догаларыбыз кабул булсын, изге ниятләребез һәм якты хыялларыбыз тормышка ашсын!

Чыганак: "Интертат.ру"

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии