Артур Минһаҗев автобуска лаек булган!

Казанның Вознесение битәсендәге Мәдәният йортында директор булып эшләүче җырчы Артур Минһаҗев һәм аның хезмәттәшләре автобуска ия булды. Машинаны Татарстан Президенты үзе тапшырган. Автобуска ничек лаек булганнары турында Артур үзе сөйләгән.

 "Мәдәният йортында балалар һәм өлкәннәр өчен аерым ансамбль бар. Даими рәвештә бик күп бәйгеләрдә катнашабыз. Өлкәннәр һәр атнаның чәршәмбе көнендә җыела, вокал, хореография, гимнастика белән шөгыльләнә. Иң өлкәненә 78 яшь. Алар бирегә килгәч, яшәреп китә һәм мин дә аларга карата "сез безгә кирәк" дигән мөнәсәбәттә, һәрвакыт теләктәшлек күрсәтәм. Тик шәһәрдән читтә концертлар куярга бару өчен безгә автобус кирәк иде. Татарстан Мәдәният министрлыгына да, республика Министрлар Кабинетына да мөрәҗәгать иттем. Икенче тапкыр мөрәҗәгать иткәч кенә бирделәр. Президентка зур рәхмәт, бу бүләк безне югары дәрәҗәгә күтәрде. Аның ышанычын аклар өчен армый-талмый эшләячәкбез", - дип сөйләгән Intertat.ru хәбәрчесенә Артур Минһаҗев.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии