Айдар Галимов фаҗигале төстә вафат булган тавыш операторына: «Марсель, син безне гафу ит!»

Айдар Галимовның тавыш операторы 7нче каттан егылып төшеп һәлак була. Əлеге котычкыч фаҗига Төркиянең Сиде шәһәрендә урнашкан Side Town Hotel кунакханәсендә булган.
"Айдар" студиясендә тавыш операторы булып эшләүче Марсель Нәгыймов ялының икенче көнендә үк 7нче катның балконыннан егылып төшкән.
 
Марсельне фаҗигале төстә һаләк булуы «Айдар» студиясе өчен зур югалту. Бу хакта Айдар Галимов үзенең Инстаграмында язып куйган.
 
"Моңа ышану бик авыр, әмма буласы булган инде... Марсель, кадерлем! Синең белән мәңгегә хушлашыр алдыннан зур рәхмәтемне белдерәсем килә. Безнең концертларның уңышында синең өлешең аз түгел иде. Син бик җаваплы идең, кайчак хәтта артыгы белән дә. Концертлар өчен миннән дә ныграк борчыла идең. Бер генә чыгышыбыз да синең белән килешми, сөйләшми башланмый иде. Ə һәрбер концерттан соң синең белән нәтиҗәләр ясый идек.
 
Кайчак сине ачулана идем дә, әмма син каршы эндәшми тыңлый белә, килешә идең. Профессиональ эшең, хөрмәтең һәм тугрылыгың өчен рәхмәт.
 
Шушы көннәрдә уяндым да: «Айдар Ганиевич, гафу ит», - дип эндәшкән синең тавышыңны ишеттем. Марсель, син безне гафу ит... Сау бул. Без сине онытмабыз.
 
Урының оҗмахта булсын!" - дип язган ул.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии