Айдар Галимов кызлары: «Әтиебез артык гади» (ИНТЕРВЬЮ)

Сезнең игътибарга җырчы Айдар Галимовның кызлары Гүзәл һәм Айгизә белән кызыклы әңгәмә укырга тәкъдим итәбез.

 – Бала үзенең тышкы кыяфәте, холкы белән күбрәк йә әтисенә, йә әнисенә охшый. Аннан соң «мин – әтинең кызы», «мин – әнинең кызы» дигәнрәк бүленеш тә бар. Сезнең гаиләдә бу хәл сизеләме?
Гүзәл:
– Холкым – әтиемнеке! Кечкенәдән күбрәк вакытны әнием белән уздырдык, билгеле, әти күпчелек гастрольләрдә булды. Әмма мине бүген кызыксындырган өлкәләргә нәкъ әтием алып килде. Футбол, хоккей белән янып яшим. Әти‑әнием беренче бала малай булуын ныграк теләгәнгәме, миндә егетләргә хас сыйфатлар юк түгел. Мәктәптә укыганда да күпчелек малайлар белән аралашып, алар белән уртак телне җиңелрәк таба идем. Киңәшләрне дә күбрәк әтиемнән сорыймдыр, чөнки әнием минем кичерешләрне күңеленә нык якын ала, борчыла. Әтием биргән киңәш, чын ир-егетнең фикере буларак, минем өчен бик мөһим. Әниебезгә дә «афәрин» диясем килә! Өйдәге бар эшкә дә курык­мый тотына ул, кирәк икән, кулына кадак белән чүкеч тә ала!

Айгизә:
– Холкым белән мин дә – гел әтием! Шуңа күрә дә сәхнәгә тартылам, бөтен кеше белән дә уртак тел таба беләм. Ә кыяфәтем буенча – коеп куйган әнием!

– Әтиегез белән мактанасызмы? Мактануны кирәк дип саныйсызмы?
Гүзәл:

– Телеканалга эшкә урнашканда, моны сер итеп калдырдым. Баштарак беркем дә минем фамилиямә артык игътибар бирмәде. Әмма тормышыбызда интернет зур урын алып торган заманда моны сер итеп саклап булмады. Социаль челтәрләрдә дуслар исемлегенә кушылган хезмәттәшләрем шунда ук кем кызы икәнемне белеп алды. «Мин – Айдар Галимовның кызы!» – дип, борынымны беркайчан да чөймим.

Хәзер инде «сарафан радиосы» яхшы эшли, кайсы гына компаниягә килмә, бар мәгълүматны белеп торалар. Әтием белән мактанмыйм, ә горурланам!

– Аңлавымча, бүгенге көнне әниегез – хуҗабикә.
Гүзәл:

– Әйе. Заманында ул кайда гына эшләмәгән: тәрбияче дә булган, идән дә юган, биегән дә, җырлаган да. Әмма мин аны өйдә генә утыра дип әйтә алмыйм. Әтием белән һәрвакыт кайдадыр йөреп торалар. Мәсәлән, язгы каникулларда энем белән өчәүләп Парижга бардылар. «Диснейленд»ны күреп, рәхәтләнеп ял итеп кайттылар. Ахирәтләре, гаилә дуслары күп, аралашу даирәләре зур. Ялларда бергәләп театр-концертларга йөрер­гә тырышалар. Гади генә хуҗабикә түгел ул! Бик тәмле итеп пешерә. Камыр ашлары һәрвакыт уңа. Әле күптән түгел карлыган белән чия пирогының яңача рецептын өйрәнгән дә серен беркемгә дә ачмый. Ул бер бәрәңгедән генә 150 төрле ризык пешерә ала! Кызганычка, мин аш‑суда әнием кебек оста түгелмен, кулыма уклау алсам, әниемә 100 тапкыр шалтыратам, ул аңлатып тора, мин пешерәм.

– Ә әниегезнең җырчы булуын телисезме?
Айгизә:

– Миңа калса, әниебез безнең барыбыздан да матуррак җырлый! Анда үзенә генә хас булган үзенчәлекле тавыш. Әлбәттә, аның җырчы булуын телим. Тик кем соң өебезгә ямь һәм җылылык биреп торыр?! Кем яхшы әни һәм яраткан хатын булыр? Ул гаиләне беренче урынга куя һәм шуннан бәхетле дә!

– Өйдә нинди телдә аралашасыз?
Айгизә:

– Татарча яисә башкортча, ике телне дә камил беләбез. Әниемнең – башкорт, ә әтиемнең татар булуы белән горурланам.

– Сезне кечкенәдән очындырып үстерделәрме?
Гүзәл:

– Юк. Акчаны артыгы белән бирмәделәр, кирәгенчә генә. Әлбәттә, әти, мөмкинлек туган саен, сюрпризлар белән куандырып тора. Аякка басканда, матди яктан ярдәмен күп күрдем. Машина, матур кием – бар да аның тырышлыгы. Бүгенге көндә тормыш иптәшем белән үз көчебезгә таянып яшибез.
Айгизә:
– Юк, очындырмыйлар! Моңа минем карашым башка төрле. Минем өчен акча сарыф итәргә рөхсәт тә итмим. Ә киресенчә, чак кына үзем акча эшләсәм дә, әти-әниемә бүләк алырга ашыгам.

– Гүзәл, күптән түгел тормышка чыгуыгыз хакында интернеттан, гәзитләрдән укып беләбез.
Гүзәл:

– 1 март көнне сөйгәнем белән никахлаштык. Ирем – бик тыныч һәм сабыр кеше. Туебызны август­та уздырдык. Хыялымда йөрткән туй чынга ашты. Әкият булды! Алып баручылардан башлыйм. Ике телдә, Рәмил Әхтәрәев – русча, ә Гөлназ Сәфәрова татарча алып барды. Алар белән дус­та­нә мөнәсәбәттәмен, ту­ем­ны нәкъ алар алып барачаклар дип күптән билгеләп куйган идем. Кунак буларак юмор остасы Данир Сабировны чакырдык. Яраткан җыр­чыбыз Ришат Төхвәтуллин да җырларын бүләк итте. Кызганычка, Алсу килә алмады, әмма үз сәламен әтисе Рәлиф Сафин аша әйтеп җибәргән иде. Кичәбез җыр‑бию­гә бай булды. Туй вальсыннан тыш, Артур белән кунакларга танго биеп күрсәттек. Ике ай дәвамында махсус укытучыга йөрдек. Кыскасы, туйга булган барлык планнарым да тормышка ашты!

– Гүзәл, гаиләдә иң өлкән бала буларак, бертуганнарың белән якыннанрак таныштырып үт әле.
Гүзәл:

– Айгизә сеңлем 11нче сыйныфта укый. Бүгенге көндә «Голос» проектында катнашырга әзерләнеп йөри. Хип‑хоп юнәлешендәге төркеме дә бар аның. Шәһәр, республика күләмендә нинди генә бәйгеләр үтмәсен, ул аларның барысында да теләп катнаша. Быел әтием белән дуэт яздырып, Казанда «Балалы солянка»да чыгыш ясадылар. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Мәскәүгә вокал юнәлешендә белем алырга барырга ниятләп тора.

Ә Даниярга – 9 яшь. Мин – фортепьяно, сеңлем скрипка буенча музыка мәктәбен тәмамлады, ә Данияр бу өлкәдә бөтенләй укымады, әмма музыка коралларында бездән дә яхшырак уйный. Алты яшендә үзенең беренче музыкаль әсәрен язды. Ике яшендә тапкырлау таблицасын ятлады. «Җиде сигезең ничә?» – дип сорасаң, шунда ук җавап бирә иде. Әйтергә кирәк, ул сәнгать өлкәсендә дә, техник яктан да бик сәләтле бала.

– Айгизә, әтиең белән дуэт башкару идеясе кайдан туды?
Айгизә:

– Мин һәрвакыт аның белән җырларга хыяллана идем. Җыры да уңышлы туры килде. «Үпкәләмәгез язмышка» җырында һәр тыңлаучы үз язмышының чагылышын тапты. Әтием белән безнең мөнәсәбәтләребез җылы. Озак вакыт күрешмәсәк тә, мин аның җылысын тоеп яшим.

– Әтиең кигән киемегезне тәнкыйтьлиме?
Гүзәл:

– Юк, ачуланганы юк. Килешми икән, ул шунда ук әйтә. Мода кануннарын бик яхшы белә, ул үзе дә бик «модный».

– Татар эстрадасын­да әтиеңнән башка кем ошый?
Гүзәл:

– Салават. Аның иҗаты түгел, ә сәхнәдә үз‑үзен тотышы күбрәк җә­леп итә. Аңлыйм, күпләр аны шуның өчен тәнкыйтьли. Әмма аңарда харизма бик көчле. Ул – яхшы юмор остасы, тамашачыны көлдерә белә.

– Татар эстрадасының «арыслан»ы яки патшасы дип кемне саныйсың? Салават Фәтхетдиновнымы, әллә әтиеңнеме?

– Әлбәттә, әтиемне!

– Ә аның иҗатын тәнкыйтьли аласызмы?
Айгизә:

– Миңа калса, сыйфат өчен әтием бар көчен бирә. Бер тискәре ягы – иҗатын сөючеләргә бар көчен бирә! Һәркайсына елмая, һәркайсы белән аралаша... Артыгы белән гади. Моның өстендә, бәлки, эшләргә кирәктер... Бу темага сөйләшкәнебез бар, «Башкача булдыра алмыйм», – ди ул. Күрәсең, тирә-яктагыларга өләшкән энергия һәм яктылык өчен аны бар да ярата.

Зоя СОЛОШИНА, "Шәһри Казан" газетасы

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
08.12.2014 22:03:22

Фэрештэ тугел,ш-н дияргэ инде сина.Салаватны да,Айдарны да КЕМДЕР итмэгэн берэу дэ, аларнын узлэренен дэ куллары юан.По себе не суди.

06.12.2014 16:15:45

" Кызганычка, Алсу килә алмады, әмма үз сәламен әтисе Рәлиф Сафин аша әйтеп җибәргән иде.Менэ шундый юан куллар Салават хэм Айдарны КЕМДЕР иткэн инде."

05.12.2014 22:11:43

Кызлары кыяфәтләре белән башкорт инде.

05.12.2014 21:47:35

Айгизэ,этиеннен шулай гади булуына шатлан.Чын интеллигент кешелэр генэ гади була ала.Борынын чоеп йоручелэрне тубэн анлы дип саныйм.

05.12.2014 14:08:47

Энэ шул гадилеге белэн алдыра инде ул, халык мэхэббэтен яулый.

05.12.2014 09:12:04

Сафарованың матур тавышы белән туй алып барганын күз алдына китердем.

Последние комментарии