Айдар Галимовның 3 яшьлек оныгы сәхнәгә чыга

Җырчы һәм җәмәгать эшлеклесе Айдар Галимовның оныгы Сафияга 3 яшь тулган. Шаян, назлы, үткер, биергә дә, җырларга да ярата, кулыннан да килә үзенең. Дәү әтисе белән сәхнәгә дә чыга башлаган бу бөтерчек кыз.
Сәхнә дә, тамашачы да куркытмый чая кызчыкны. Әйтерсең лә артист булып туган!
 
- Дөресен әйткәндә, үзебезнең балаларны Зилә үстерде, күбрәк ул тәрбияләде, - ди Айдар Гани улы. - Аларга барлык күңел җылысын биреп бетерә алдыммы икән, дип хафаланган чаклар да була. Шуңа да аны оныкларга күбрәк саласы иде.
 
Балалар үскәндә, үгет-нәсыйхәттән бигрәк, аларга ата-ананың шәхси үрнәге мөһимрәктер ул. Ә бу җәһәттән хафаланыр урын юк, нинди сынауларга да бирешмәгән, үрнәк итеп куярлык гаиләдә игелекле балалар үсәрлеге бар инде,дип яза Кызыл таң. 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии