Айгөл Бариева хаски этләреннән таң калган (ФОТО)

Танылган җырчы Айгөл Бариева гаиләсе белән төрле илләргә, шәһәрләргә барып ял итә. Ә менә узган атна ялларында алар Казан артында урнашкан Хаски паркка барган. Үзебезең якта да балалар белән рәхәтләнеп, ял итеп була дигән нәтиҗәгә килгән.

"Бу матур һәм бик юмарт этләр белән аралашу баларга гына түгел, безгә дә зур тәэсир калдырды. Балаларны һәм олыларны берләштерә торган уеннар, этләр белән чанада йөрү, ук белән ату, чын юртада учакта пешергән карабодай боткасы, төрле үсемлекләр белән әзерләнгән чәй эчү - болар барысы да күңелдә якты хатирәләр һәм якты хисләр калдырды", дип уртаклашты Айгөл Бариева "Туйлар.ру" хәбәрчесе белән.

1

2

3

4

 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии