Айгөл Бариева: Җыр тудыру – бала тудырган кебек

Татарстанда бик күп талантлы композиторлар бар, шуңа күрә ноталы татар китаплары бастырырга кирәк. Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева шулай дип саный. Бу хакта ул “Татар-информ”да Татарстанның атказанган артисты, популяр җырчы Лилия Муллагалиеваның “Мин” китабын тәкъдим итү уңаеннан оештырылган матбугат конференциясендә әйтте.
“Җырның язмышы һәрвакыт авторлардан башлана. Җыр тудыру – бала тудырган кебек. Кемгәдер ул бик җиңел эш булып тоелса да, бу бик зур җаваплылык. Чөнки җыр аша авторлар һәм башкаручы кешенең күңелен айкый, актара. Җырны буыннан-буынга күчә алырлык итеп, тамашачыга дөрес барып җитсен өчен шундый китаплар кирәк. Мин музыка мәктәбендә укыдым һәм кечкенәдән ноталы китаплар белән кызыксына идем. Композиторлар Луиза Батыр-Болгари, Резеда Ахиярованың китаплары миндә һаман да саклана. Бездә бик күп талантлы композиторлар бар. Ни өчен аларның китаплары чыкмый? Мондый китаплар чит төбәкләрдә яшәүче татарларга да файдалы булыр иде”, - диде үзенең чыгышында Айгөл Бариева.
 
Җырчы “Мин” китабы хакында да үз фикерен әйтте, дип яза агентлык. Аның әйтүенчә, Лилия Муллагалиеваның ноталы җырлар китабы үз укучысын табар һәм озак яшәячәк.
 
“Лилиягә дустым буларак кына түгел, башкаручы һәм тамашачы буларак рәхмәт әйтәсем килә. Әлеге китап яшәячәк, җырлары буыннан-буынга күчәр. Лилия бик зур эш эшләде", - диде ул.
 
Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиеваның эстрада җырларыннан торган китабы дөнья күрде. “Мин” китабына җырчының соңгы 15 ел эчендә иҗат ителгән эстрада җырлары – барлыгы илледән артык иҗат җимеше кергән. Җырларның күбесе туган туфрак һәм нигез, гаилә, мәхәббәт хисләре белән бәйле. Җыр китабы 1500 данә белән басылып чыкты.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии