Айгөл Бариеваның яңа шөгыле барлыкка килгән (ФОТО)

Айгөл Бариева үзе ясаган рәсемнәрен социаль челтәргә урнаштырган, дип хәбәр итә "Интертат.ру". Әлеге яңа һөнәре турында кызыксынып, "Интертат.ру" газетасы җырчының үзенә шалтыраткан, телефон трубкасында яшь бала елаган тавыш та ишетелгән. Баксаң, Айгөл сеңлесенең игезәк кызларын караша икән!
- Кызларга әле 2 генә ай. Алар – сеңлемнең күптән көтеп алынган сабыйлары. Ике баланы карау бик авыр, шуңа күрә вакытым булган саен ярдәм итәм, - дип сөйләде Айгөл Intertat.ru хәбәрчесенә. Рәсем сәнгатенә килгәндә, җырчы бу һөнәр белән әле быел гына шөгыльләнә башлаган.
 
 
- Дөресен генә әйткәндә, кечкенә чагымда ук рәсем ясарга ярата идем. Һәм менә, ниһаять, яраткан һөнәрем белән шөгыльләнә башладым. Рәсемнәрне акрил буяулар белән саннар буенча ясыйм. Нәтиҗәдә бик матур сәнгать җимеше килеп чыга, - ди Айгөл.
 
 
- Рәсем ясый башлаганнан бирле төсләргә икенче күзлектән карый башладым. Һәр төснең үзенең әллә ничә төрле төсмере бар. Элек күккә күтәрелеп карасам да, зәңгәрсу күк йөзе күрә идем. Ә хәзер шул зәңгәрсу төснең 10 төсмерен күрә алам. Рәсем ясау - бик мавыктыргыч һөнәр. Бу һөнәргә кызыгучыларга рәсем ясау сәнгатенең шушы төреннән башларга киңәш итәр идем, - диде җырчы.
 
 
Шушы көннәрдә Айгөл Бариева гаиләсе белән Грециянең Крит утравында ял итеп кайтты. "Мин 1993 елдан бирле чит илгә йөрим, шуңа күрә мине андагы кибетләр, машиналар һәм башкалар белән шаккатырып булмый. Грециянең табигате һәм таулары ошады. Менә шул матурлыкка сокландым. Без 2 көнгә арендага машина алдык. Бар матурлыкны, утрауны машинадан карап йөрдек. Дөрес, юллары таулы, куркыныч. Греция халкы зәйтүн мае сатып, сарык асрап һәм туризм белән шөгыльләнеп акча эшли", - дип сөйләде Айгөл.
 
 
Аның сүзләренчә, Грециядә - кризис һәм шул сәбәпле бәяләр бик нык үскән. Әйтик, ике туңдырманы ул мондагы бәя белән 500 сумга алган. Бензинның 1 литры безнең бәя белән 100 сум, ди. Безнең кибетләрдә сатыла торган нәкъ шундый кием-салымнар хәтта өч тапкырга кыйбатрак икән. "Кыскасы, Грециядән туган ягыма кайткач, бездә җәннәт икән, дип уйладым", - диде Айгөл Бариева.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии