Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар: Кешене рәнҗетүдән куркабыз

Җырчы гаилә Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновларның җәе быел аеруча тыгыз режимда үткән. Төзелеш белән маташкан гаиләдә эш бетә димени?!

— Йорт төзедек, бакча карадык. Үз җирең булгач, тегесен дә, монысын да үстерәсе килә... Күченү дә — шактый мәшәкатьле эш, — ди Айгөл. — Әле шул вакытта Сабантуй, гастрольләрне дә калдырмаска тырыштык. Ямьле җәй айлары, эш арты эш өелеп, күз ачып йомганчы үтте дә китте!.. 

— Рәсим ничәнче сыйныфка китте? 
— Улыбыз II сыйныфта укый. Мәктәпкә бару көнен көтте. Сагынуы озакка сузылырмы, белмибез... Дусларны да күрәсе килгән иде, дигән булды. Ошатып йөргән кызы да бар бугай (көлә). 

— Рияна күпмелек? 
— Кызыбызга 2 яшь тә 3 ай. Берничә сүзне кушып, җөмләләр төзи башлады. Һәр сүзне эләктереп ала, хәтерендә калдыра. Бик шаян, шук. Һөнәрләре көн саен арта. Гел җырлый. Зурысы да шулай була башлады. Телефоннан музыка тыңлап, кушылып җырлый... 
 
— Ир белән хатын турында еш кына, чиләгенә күрә капкачы, диләр. Ә сезнең холыклар охшаганмы? 
Айгөл: 
— Икебез дә сабыр, тыныч. Кешене рәнҗетүдән куркабыз. Кайчак үзебезне яклап сүз әйтә алмаган вакытлар да бар. Ә икебез генә булганда, тавыш та чыгып алырга мөмкин. Бу яктан мин кызурак. Ә Ришат проблемаларны тынычрак хәл итә. Хатын-кыз булгангадыр, паникага тизрәк биреләм. Ә менә уй-хыялларыбыз гел бертөрле диярлек. Концертка да, кунакка да тиз җыенабыз. Өйдә мүкләнеп ятарга яратмыйбыз. Шулай да, кайчак бөтен эшне читкә куеп, гастрольләрдән кайтып, тәм-том ашап, өйдә тыныч атмосферада яхшы кинолар карап, тик ятасы килгән көннәр була. Үз йортыбыз булгач, ишегалдында мәш киләбез. Шашлыкны еш пешерәбез, купаты кыздырабыз. Күңелле ял ясарга яратабыз. Дуслар да килә. 
 
Лилия ЙОСЫПОВА. 
(Тулырак "Ирек мәйданы" газетасының 6 сентябрь санында.)

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии