Айгөл Рәхимова кияүгә чыгуы-чыкмавы турында әйтте

Айгөл - эстраданың иң зәвыклы җырчыларының берсе. Артык чибәр дә. Киенүе дә бик килешле. Репертуары да бай...
- Айгөл, хәлләрегез ничек? 
 
- Уртача. Бераз авырдым әле. Эшнең иң кызган мәле, ә мин өйдән чыга алмыйм. Хәзер ТМТВ премиясенә зур әзерлек башланды: яңа җыр өстендә эшлим, күлмәк тектерәм. 
 
- Айгөл кияүгә чыгарга җыенмый микән дип сораучылар бар...
 
- Əлегә чыкыручы юк әле. 
 
- Иҗатка белән җитди шөгыльләнү шәхси тормышка вакыт калдырмыймы? 
 
- Юк. Əлегә үз кешемне очратмадым.
 
-Сез кияүгә чыгардай кеше нинди булырга тиеш соң?
 
-Əллә нинди таләпләр куймыйм. Мине, эшемне аңлардай кеше генә булсын. Əмма артист булмасын. 
 
-Милләте нинди булса да ярый инде?
 
-Юк, татар булсын. Əти-әни кемне дә кабул итәр, чөнки алар минем яклы. Əмма үзем тиң ярымны башка милләт кешесе булуын күз алдына да китерә алмыйм. 
 
-Үзегез турында гайбәтләр ишетсәгез, күңелегез төшәме? 
 
-Тамашачыдан гайбәт килеп ирешкәне булмады. Əмма артистлар күп сөйли. Солянка концертлары белән гастрольгә чыксаң, күп әйбер ишетергә була. Əмма мин алар белән дус та, дошман да түгел. Эчке кичерешләремне, серләремне, шәхси тормышымны аларга сөйләмичәкмен. 
 
-Димәк, сәхнәдә дуслык барына ышанмыйсыз инде?
 
-Ышанам. Дусларым бар минем. Диләрә Илалетдинова, Эльвира Хамматова, Ильвина - якын ахирәтләрем. Мин - алар турында, алар минем турда барын да белә. 
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии