Айгөл Сагынбаева: «Нинди бүләккә дә шатмын, иң мөһиме – игътибар»

– Вакытым булса, табынны үзем әзерлим, булмаса, заказ белән пешерттерәбез. Рәхәт заманада яшибез: нинди ризык кирәк – тиешле вакытка өйгә китереп бирәләр. Балалар ел да үзләренә нинди дә булса бүләк уйлап табалар.

 Былтыр икесе дә курчак сораганнар иде, тик берсенә Анабель (сөйләшә, ашый, елый торган курчак) кирәк иде, ә икенчесенә – оча торган. Үземә килгәндә, нәрсәгә дә шатмын, иң мөһиме – игътибар. Балалар, гадәттә, открытка ясый. Әмиләгә карап, кечкенә Гайшә дә тырыша.

Без кечкенә чакта әти-әни нәрсә бүләк итсә, шуңа риза идек. Алар һәрвакыт үзенчәлекле бүләкләр белән сөендерергә тырышты, аның өчен аларга аерым рәхмәтлемен. Аннан тыш, һәр каникулда нинди дә булса шәһәргә экскурсиягә алып баралар иде. Бәхетле балачак елларын сагынып искә алам. 90нчы еллар иде, телевизордан көн-төн «Сникерс», «Марс», «Баунти» шоколадлары рекламасын күрсәтә иделәр. Селәгәй агызып, кызыгып карап утыра идек. Әти-әни Яңа елга бер зур кап белән шул шоколадларны бүләк итмәсенме?! Атна буе туйганчы ашаган идек, дип белдергән Айгөл "Шәһри Казан" газетасына.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии